Илдус Диндаров, Илдус Гали улы Диндаров (1949 елның 15 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Октябрь районы, Биккол) — шагыйрь, журналист. Татарстанның язучылар (2009 елдан) һәм ССРБ (ТАССР) журналистлар (1983 елдан) берлекләре әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2009). Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2023).
Тәрҗемәи хәле 1949 елның 15 мартында Март аенда туган Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларын туган көннәре белән котлыйбыз! Татарстан язучылар берлеге сайты, 10.03.2015 Татарстан АССР Октябрь (1997 елдан Нурлат) районы Биккол авылында укытучылар гаиләсендә дүртенче бала булып туган. Әтисе Гали Галимдар улы, чыгышы белән Ырынбур өлкәсе Богырыслан шәһәреннән, педагог, журналист, район газетасы мөхәррире; әнисе Гыйззелбәнат Вәлиәхмәт кызы, башлангыч сыйныфлар укытучысы. Балачактан тормышын журналистика һәм әдәбият белән бәйли. Туган авылында җидееллык мәктәпне, Нурлатның 1нче урта мәктәбен, Казан дәүләт университетын (1974), Ленинград Югары фирка мәктәбен (1990 елдан Ленинград политология институты, 2010 елдан РФ Президенты каршындагы РФ халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе филиалы) (1986) тәмамлаган. Кыргыз ССРда армия хезмәтендә була. 1967 елда 18 яшьлек егет чагында «Авыл таңнары» газетасында (Аксубай) рус теленнән татар теленә тәрҗемәче була. Түбән Камада химия комбинаты төзелешендә катнаша. КПССның Октябрь райкомында эшли. Норлат районы «Дуслык» газетасы мөхәррире урынбасары була Нурлат районы «Дуслык» газетасы турында. «Дуслык», 04.07.2018, 1986—1987 елларда Минзәлә районы «Коммунизм таңы» (1991 елдан «Минзәлә») Минзәлә районы газетасының элекке мөхәррире Илдус Диндаров иҗаты. «Минзәлә», 08.09.2016 газетасын җитәкли. 1991 елдан Нурлат шәһәрендә «Ватаным Татарстан» газетасының (Аксубай, Чирмешән, Нурлат районнары буенча) үз хәбәрчесе булып эшли Авыл җанлы кеше. «Авыл таңнары», 16.01.2013. 1998—2002 елларда «Шәһри Казан» газетасында эшли.
Иҗаты
Җиде китап авторы. Төрле жанрларда көчен сынап карый: лирик парчалар, юмористик хикәяләр, мәсәлләр яза. Шигырьләре кешенең күңел кичерешләре, туган җир, туган авыл, туган тел, туган табигать турында. Күп кенә шигырьләренә һәвәскәр композиторлар көйләр язган: «Туган авылым- Биккол» (Ренат Шаһиев көе), «Абага чәчәге», Йолдыз яктысы, «Нурлатым – Нурлы атым» (өч җырның да көй авторы — Тәлгат Бәдыйгин) һ. б.
Китаплары Нурлат йолдызлыгы (күмәк җыентык) Гомер фасыллары (2007) Кунел яктысы (2009) Язмышлар балкышы – Бикколым (2010) Җәй кайда кышлый (2011) Зиреклем - туган жирем (2012, Казан: «Рухият», мөхәррире Галимҗан Гыйльманов) Үз ягымда (кереш сүз: Айдар Хәлим. Казан: ТКН, 2014. ISBN 978-5-298-02785-4)Диндаров, Илдус Гали улы . Үз ягымда : шигырьләр. Российская государственная библиотека Норлат җиренең атаклы кешеләре (2 томда, 2017) Второй том книги «Знатные люди земли Нурлатской» подарил местной школе ее автор. Новости Казани, 23.01.2018 2019 ― «Чорлар чатында»Гузель Садыкова. Сегодня нурлатцам представили новую книгу Ильдуса Диндарова «Чорлар чатында». Нурлат-информ, 13.02.2029. 2022 ― яңа китабы Норлат районы Кәкре Атау авылыннан булган Минталип Миңнехановның тормышы һәм данлыклы хезмәт юлы турында сөйлиИлдус Диндаровның яңа китабы дөнья күрде. Татар-информ, 09.08.2022.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2009 — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Диндаров. Татар электрон китапханәсе. 2012 — «Бәллүр каләм» республика журналистлар бәйгесендә «Китап авторы-журналист» номинациясендә җиңүче — «Зиреклем-туган җирем» (2012) китабы өчен. 2017 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) — «массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән зур өлеше, озак еллар иҗтиһатлы эшләве өчен» Признание заслуг. «Республика Татарстан»,12.01.2017. 2023 — Саҗидә Сөләйманова премиясе ― «Торна күзе» повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы өчен кызыксындыру премиясе Милли китапханәдә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрне тапшырачаклар. Татар-информ, 4.10.2023 Гаиләсе Хатыны Сәкинә. Улы Айваз Диндаров, тарих фәннәре кандидаты. Кызы Гөлнара (Нургатина), укытучы. Оныгы Илмира.
Искәрмәләр
Әдәбият Җир селкетеп чапкан атлар. «Мәйдан», 2009 ел, апрель, 85-86нчы битләр.
Сылтамалар
И. Диндаровның «Ватаным Татарстан»да чыккан язмалары исемлеге Наилә Шәрәпова. Презентация. «Ильдус Диндаров иҗаты» Нурлат йолдызлыгы. Илдус Диндаров Илдус Диндаровның «Мой мир»дагы сәхифәсе
Моны да карагыз
Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Татар язучылары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татарстан шагыйрьләре Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:«Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләре Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары