Кыңгыраулы күпер () — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә Мәләкәс елгасы аркылы салынган җәяүлеләр күпере. 1980 елда төзелгән. Габдулла Тукай яр буе урамында «Төзүче» стадионыннан ерак түгел урнашкан. Проект авторы — Владимир Нестеренко.

Тарих Проект буенча Кыңгыраулы күпер янында ишкәк ишү булырга, елгадан биек фонтаннар атып торырга тиеш була, ләкин планнарның берсе дә тормышка ашмый калаМария Луговая. 14 февраля: топ самых романтичных мест Набережных Челнов. «Челнинские известия», 14.02.2018 .

Күпер Яр Чаллының Комсомол районыннан елганың аръягында урнашкан «Жемчужина» санаториена бару өчен салынган булган. Хәзер «Мәләкәс аръягы» () торак комплексын ГЭС бистәсе белән тоташтыра.

2016 елда áркалардагы кыңгыраулар КамАЗның кою заводында коелган яңаларына алмаштырылган Олег Луговой. В Татарстане КамАЗ отлил колокола для моста влюбленных. «Комсомольская правда», 11.09.2016. Яңа кыңгыраулар стелага (áркага) «Камгэсэнергострой» ААҖ көче белән эленгән.

Яңа өйләнешүчеләр күпергә килеп, никахлары нык булсын өчен, йозаклар элеп китәләр, шуңа күрә күпернең икенче исеме — «Гашыйклар күпере».

Күпер янында якын-тирәдә яшәүчеләр өчен Җиңү бәйрәме, Иван Купала көне Челнинцы запустят небесные фонари на Колокольном мосту. ProGorodChelny.ru, 09.07.2013, Сабан туе һ. б. бәйрәмнәр үткәрелә.

Галерея

Сылтамалар Наши Челны. Колокольный мост Кыңгыраулы күпер Яр Чаллы рәсми сайтында Кыңгыраулы күпер картада

Искәрмәләр

Төркем:Яр Чаллы күперләре