Гәҗит форматы — ачылмаган гәҗитнең күләмен (киңлеген һәм биеклеген), ягъни аның бер битен билгели. Басма битнең форматы, шул рәвешле, гәҗитнең киңлеген икегә бүлү белән билгеләнә.
Форматлар ССРБ-да һәм Русиядә
ССРБ-да, ә соңыннан Русиядә дә гәҗитләр зурлыгы ганганә буенча ГОСТ 9254 белән билгеләнә идеГОСТ 9254-77. Газеты. Размеры (с Изменениями № 1, 2).. Шушы ГОСТ буенча, ISO 216-га охшаш өч формат билгеләнгән:
A2: 420×594 мм A3: 297×420 мм A4: 210×297 мм
Моңардан башка стандарт шулай ук 297×440, 297×452, 420×578, 289×420, 210×289 мм зурлыкларын рөхсәт итә. Техник сәбәпләре буенча 594-не 595-кә яки 600 мм-га кадәр түгәрәкләп була.
ССРБ-да гәҗит форматы еш кына тематикага һәм статуска бәйле, шул рәвешлеref name="КомпьюАрт" />: A2 — үзәк («Правда», «Известия»), республика, край, өлкә гомум сәяси һәм тармак гәҗитләренең күпчелеге, күп кенә яшьләр һәм кайбер зур шәһәр гәҗитләре; A3 — аерым үзәк гәҗитләр, бер өлеше яшьләр, барлык балалар, шулай ук барлык район һәм күпчелек шәһәр гәҗитләре; А4 — колхоз, кайбер фабрика-завод һәм учреждение гәҗитләре һәм башка шундыйлар.
Көнбатыш илләрдә
Алманиядә гәҗитләрнең зурлыклары DIN 16604 стандарты (1973 ел) белән билгеләнгәннәр. Моңа кадәр 60-ка якын төрле форматлар булган.
Зур Формат Зурлык(киңлек×озынлык), мм Киң формат (Broadsheet) 375×600 Нордик формат 400×570 Рейн форматы 350×510 350×520 360×530 Швейцар форматы; «Format NZZ» 320×475 Берлинер 315×470 Бәләкәй Ярымнордик формат («Tabloid») 235×315 яки 285×400 Ярымрейн форматы («Tabloid») (255—265)×(365—370) яки 260×325 Ярымберлин форматы (230—240)×(310—320) Ярымкиң формат (Half Broadsheet) 300×375 Ярымшвейцар форматы 240×330 Таблоид экстра (Tabloid Extra) 305×457Махсус Asahi Shimbun (Япуния) 405×455 Le Figaro (Франция) 425×600 New York Times (АКШ) 390×585
Шулай ук карагыз Китап форматы Кәгазь форматы
Искәрмәләр
Төркем:Кәгазь форматлары