Госманов — фамилия.

А Айтуган Госманов (1920—1996), җылылык физикасы белгече, фән докторы, ТАССР, РСФСР атказанган фән һәм техника эшлеклесе, ТР дәүләт бүләге иясе (1994). Алим Госманов (1953—2014), кырымтатар җырчысы, дирижер, Кырымның атказанган артисты (Акмәчет). Ә Әбүбәкер Госманов (1910—1982), тарихчы, БАССР атказанган фән эшлеклесе (1970) (Уфа). Г Габделгани Госманов (Гани Госман; 1894―1950), Берлинда Татар комитетында мулла.

И Исмәгыйль Госманов (1875—1944), табиб. М Мәхмүт Госманов (1918—2006), рәссам (пейзажчы), ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССР халык, РФ атказанган рәссамы. Миркасыйм Госманов (1934—2010), тарихчы, ТР ФА академигы, ТР атказанган фән эшлеклесе. Муллаян Госманов (1910—1977), Дан орденының тулы кавалеры. Р Равил Госманов (1972), спортчы (хоккейчы) Равис Госманов (1940), ветеринар-микробиолог, фән докторы, ТР дәүләт премиясе иясе. Рәшит Госманов (1937―2022), рәссам-график. Ү Үзбәк Госманов (1935—2016), икътисадчы, фән докторы, РФ АХФА, БР ФА академигы, БАССР, РФ атказанган фән эшлеклесе (Уфа). Х Хатыйп Госманов (Хатыйп Госман, 1908—1992), әдәбият-тел галиме, фән докторы, ТАССР атказанган фән эшлеклесе. Хәйрулла Госманов (1848—1907), дин-җәмәгать эшлеклесе, Госмания мәдрәсәсе хуҗасы-мөдәррисе. (Уфа). Хәмзә Госманов (1923—2009), тарихчы, фән докторы, БР ФА шәрәфле академигы (1998), БАССР атказанган фән эшлеклесе (Уфа). Ю Юнир Госманов (1931—2012), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966) (Стәрлетамак).

Госманова Диләрә Госманова (1965), тарих фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры. Моны да карагыз Шамил Госман (Шамил Усманов, 1898—1937), хәрби эшлекле, сәясәтче, язучы. Госмановлар (ru), Казан сәүдәгәрләре, химаячеләр: Җиһанша Бикмөхәммәт улы (1817—1870), Солтан-Габделгазиз Җиһанша улы (1868—1917 елдан соң). Гыйләҗетдин Госман (1938), тел галиме, профессор, мөхәррир, нәшрият директоры (Шеңҗан, Кытай). Госманов йорты Госманов мәчете Госмания мәдрәсәсе (1868, Казан) Госмания мәдрәсәсе (1888, Уфа) «Госмания» мәдрәсәсе бинасы (1867, Казан)

Шулай ук карагыз Усманов

Чыганаклар Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.

Төркем:Фамилияләр