Рамазан Фәтхулла улы Янбәков () (15.3.1934, БАССР‑ның Баймак районы Байыш а.) -җырчы. БАССР‑ның халык (1982) һәм атказанган (1971) артисты.
БДУ‑ны тәмамлаган (1961).
1957-59 елларда Башкорт АССР-ы Министрлар Советы эргәсендәге Радиотапшырулар һәм ТВ комитетының хор солисты, 1961 елдан алып Уфа муз.-пед. училищесында укыта, 1963-94 елларда Башкорт филармониясенең солист-вокалисты. Озын көй башкару традицияләрен дәвам итүче. Үзенчәлекле, бай һәм йомшак тавышлы җырчы. Башкару манерасы җыр асылын тирәнтен аңлау, аны нечкә тоемлау, ачык тасвирлылык белән аерылып тора.
Репертуарында классик "Абдрахман кантон", "Җирән кашка", "Ильяс", "Сәлимәкәй", "Сибай", "Уел", "Шәүрә", "Элмәлек", "Юлкотлы" башкорт халык җырлары; М.М.Вәлиев, З.Г.Исмәгыйлев, К.Ш.Кәримов, Ш.З.Колбарисов, Х.Ф.Әхмәтов һ.б. җырлары һәм романслары. ССРБ буйлап гастрольләрдә була.
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:БАССР халык артистлары Төркем:Башкорт опера һәм балет театры җырчылары