Хафиз Миргалимов, Хафиз Гаяз улы Миргалимов (Хафиз Гаязович Миргалимов; 1954 елның 14 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Чирмешән районы, Бәркәтә) — Татарстанның сәяси-фирка эшлеклесе, Татарстан төбәк бүлекчәсе беренче сәркатибе (2004 елдан), 3нче (2004-2009), 4нче (2009-2014), 5нче (2014-2019), 6нчы чакырылыш (2019-2024) ТР Дәүләт шурасы депутаты, Татарстан парламентында фракциясе җитәкчесе (2005 елдан). 2025 елда КПРФ фиркасеннән Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларда кандидат буларак теркәлгән.

Тәрҗемәи хәле

1954 елның 14 августында Татарстан АССР Чирмешән районы Бәркәтә авылында туган. «Фәнни коммунизм укытучысы Миргалимов Хафиз Гаязович. realnoevremya.ru(вариант: «тарих укытучысы» Миргалимов Хафиз Гаязович. ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты) белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын (2009 елдан КФУ) тәмамлаган (1981). 1972—1974 елларда хәрби хезмәттә булган.

Хезмәт юлы 1981—1983 елларда — Яр Чаллы шәһәренең «Камдорстой» трестында: трестның яшьләр оешмасы сәркатибе, 1983-1984 елларда трестның КМТС башлыгы.

1984—1991 елларда — Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы КПССның район комитеты оештыру бүлеге инструкторы, оештыру-фирка эше бүлеге мөдире.

1991-1992 елларда — Яр Чаллы шәһәре халык депутатлары шурасы башкарма комитетының оештыру бүлеге инструкторы.

1992-1993 елларда — «Приволье» ярдәмче хуҗалыгы директоры.

1993-1994 елларда — «Электроника» ПКП килешүләр һәм эше буенча икътисадчысы.

1994-2004 елларда — «Челныгорстрой» АҖдә: килешүләр һәм дәгъвалар эше буенча 3нче категорияле икътисадчы, әйдәүче икътисадчы-төркем башлыгы, фонд бүлеге башлыгы, юридик бүлекнең кыйммәтле кәгазьләр буенча әйдәүче белгече.

2004 елдан КПРФның Татарстан төбәк бүлекчәсе беренче сәркатибе.

2005-2009 елларда — ТР Дәүләт шурасының һөнәри нигездә даими эшләүче депутаты, КПРФ фракциясе җитәкчесе.

2009 елдан ТР Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты рәисе урынбасары, ТР Дәүләт шурасының президиум һәм берничә комиссия әгъзасы.

2015 елда ТР Президентын сайлауларда кандидаты Актанышта 13 сентябрьдә узачак сайлауларга президентлыкка кандидат буларак теркәлгән Хафиз Миргалимов белән очрашу үтте. Актаныш районы рәсми сайты.

2019 елның 9 сентябреннән РФ КФ фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасының даими нигездә эшләүче депутаты, дәүләт төзелеше, җирле үзидарә буенча ТР ДШ комитеты рәисе урынбасары Миргалимов Хафиз Гаязович. ТР ДШ рәсми сайты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2014 — "Фидакарь хезмәт өчен" медале Искәрмәләр

Сылтамалар Миргалимов Хафиз Гаязович. Открытый Татарстан Сайт Татарстанского регионального отделения КПРФ Миргалимов Хафиз Гаязович. realnoevremya.ru

Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:РФКФ әгъзалары Төркем:Укытучылар