Гали Ибраһимов, Гали Гыйздетдин улы Ибраһимов (, 1919 елның 16 гыйнвары, РСФСР, Уфа губернасы, Стәрлетамак — 1989 елның 26 ноябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа} — язучы. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1957 елдан). РСФСР (1979), БАССР (1969) атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1983)
Тәрҗемәи хәле 1919 елның 16 гыйнварында Стәрлетамакта туган. Башлангыч мәктәпне Стәрлетамакта, урта мәктәпне Ишембайда бетергән. Уфада педагогия рабфагын (1939), Уфа педагогия институтын (1951), Мәскәүдә югары әдәби курсларны (1959) тәмамлый. 1939 елдан Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәт үтә.
Бөек Ватан сугышында Бөек Ватан сугышында катнаша. I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Ишембайда нефть техникумында инглиз телен укыта. «Совет Башкортстаны» газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире; 1959 елдан башлап «Агыйдел» журналында җаваплы сәркатип.
Иҗаты Әдәбиятка журналистикадан килә. 1935-1937 елларда «Башкортстан вышкасы» газетасында беренче шигырьләрен бастыра. 1940 елда «Бәхетле гомер» шигырьләр җыентыгы чыгара (Әхмәт Шакири белән берлектә). Сугыш каһарманнарына багышланган «Бер полк кешеләре» (1956), дилогия: «Умырзая» (1968) , «Ай битен юганда» (1972) романнары, «Кинҗә» трилогиясе (I китап, 1982, II китап, 1987, III китап, 2003 ), «Яшен ташы» (1962), «Идел егете Илгуҗа» (1964) повестьлары авторы. Кинҗә Арслановка багышланган «Кинҗә» романы буенча нәфис фильм (1988) төшерелгән (реж. Әмир Абдразаков).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Салават Юлаев премиясе (1983) - «Кинҗә» (I китап, 1982) романы өчен. «Хөрмәт билгесе» ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1979) БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1969)
Кызыклы факт Степан Злобинның «Салават Юлаев» романындагы хатаны төзәтү максаты белән, «Кинҗә» романын язарга алына: романда Кинҗә Арсланов Салаватның яшьтәше итеп бирелгән, чынлыкта Кинҗә Салаваттан ике тапкыр өлкәнрәк, старшина булган тарихи шәхес. Башинформ
Әдәбият Хикәяләр һәм повестьлар. (С. Сафуановның баш сүзе белән), Уфа, 1969. Г. Хөсәенов. Тарих һәм тарихи роман. «Агыйдел», 1978, № 9. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.
Сылтамалар Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре рус телендәге әсәрләре башка чыганаклар Китап-Уфа сайты Күгәрчен районы китапханәсе Башкортстан (белешмәлек)
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Русия язучылары Төркем:Уфа педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Журналистлар Төркем:Мөгаллимнәр Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар