Һади Такташ — 1980-елларда Казанның Һади Такташ һәм Жданов урамнары тирәсендә Рәүф Шәрәфетдинев (1963-1993) һәм Әнвәр Хәлиуллин (1958-1992) башлангычы белән оештырылган ОҖТ. 1990-еллар башында ОҖТ ике төркемгә («олылар», җитәкчесе Шәрәфетдинев һәм «яшьләр», җитәкчесе Хәлиуллин) бүленә; төркемара сугыш нәтиҗәсендә ике төркемнең лидеры да һәлак була; «яшьләр» төркемендә лидерлыкны Николай Гусев, соңыннан аның «урынбасары» Радик Галиәкбәрев яулый. «Һади Такташ»ларның төп шөгыльләре рәкет, акча юу, заказ буенча үтерү, , сутенерлык булган. ОҖТ җитәкчеләре 1999 елда кулга алына; суд карары белән Радик Галиәкбәрев һәм Ринат Фәхретдинев - гомерлек төрмә җәзасына, калган 11 кеше 6 елдан алып 24 алга кадәр срокларга хөкем ителә. Искәрмәләр

Төркем:Татарстан җинаятьчел төркемнәре