Бату Хасиков, Бату Сергей улы Хасиков (, 1980 елның 28 июне, ССРБ, РСФСР, Мәскәү) — сәясәтче, һөнәри спортчы, кикбоксинг буенча профессионаллар арасында дөнья чемпионы, халыкара класслы спорт остасы, самбо буенча РФ спорт остасы, Калмыкия Республикасының атказанган физик тәрбия һәм спорт хезмәткәре. 2019 елның 21 сентябреннән Калмыкия Башлыгы (2019 елның 20 мартыннан — )Звезда кикбоксинга Бату Хасиков возглавил российский регион. lenta.ru, 20.03.2019.
Тәрҗемәи хәле
1980 елның 28 июнендә Мәскәүдә туган, Калмыкиянең Лагань шәһәрендә үскән. Әтисе Сергей Санжигоряевич (1952), калмык, -технолог. Әнисе Фирүзә Шәрифулла кызы, татарНазначение главой Калмыкии кикбоксера Бату Хасикова оценили спортсмены. «МК», 20.03.2019, мәктәптә чит тел укытучысы. Энесе Аюка (1983), белеме буенча дизайнер, Элистадагы спорт академиясе директоры В Элисте открылась Академия боевых искусств Бату Хасикова ; сеңлесе Иляна, балалар психологы.
Бату Лагань шәһәренең 3нче санлы мәктәбен (1997), Мәскәү педагогия дәүләт университетының физик тәрбия факультетын (2003), РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә аспирантура тәмамлаган. Әлеге академиядә «Россия дәүләтенең физик тәрбия һәм спорт өлкәсендәге сәясәте: булдыру һәм тормышка ашыру проблемалары» темасына сәясәт фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2011, җитәкчесе профессор Клавдия Калинина). 2016 елда сәясәт фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсеннән мәхрүм ителәЕлена Шутова. Кикбоксера лишили кандидатской. Газета.ру, 16.02.2016.
Спорт карьерасы 2005 елдан кикбоксинг (лоу-киклы фулл-контакт төре) белән җитди шөгыльләнә. 2005—2010 елларда өч мәртәбә РФ чемпионы (WAKO), Европа чемпионы (WAKO) була. 2011 елдан кикбоксингның К-1 төренә күчә. Ноябрьдә грек спортчысы Майк Замбидисны җиңеп, W5 версиясе буенча дөнья чемпионы титулына ия була. 2012 елның октябрь аенда Иран көрәшчесе Мөхәммәт-Риза Назарины җиңеп, WAKO-Pro версиясе буенча К-1 төркемендә дөнья чемпионы була (75 кг кадәр авырлыкта). 2014 елның 24 мартында Майк Замбидисны янәдән җиңгәч, спорттан китүен белдерә. Көндәшләре белән барлыгы 200 алыш уздырган Бату Хасиков. 24СМИ.
Дәүләт хезмәте 2003—2008 елларда милиция өлкән лейтенанты чинында эчке эшләр органнарында хезмәт итә.
2008 елның мартында Калмыкия парламентына (Халык хуралына) депутат булып сайлана.
2012-2014 елларда Калмыкия башкарма хакимиятеннән РФ Федераль Мәҗлесенең Федерация Шурасында вәкил.
2017 елның июленнән Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодёжь) башлыгының киңәшчесе.
2019 елның 20 мартында Калмыкия Башлыгы итеп билгеләнгән Указ Президента Российской Федерации от 20.03.2019 г. № 115.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Калмыкия Республикасының атказанган физик тәрбия һәм спорт хезмәткәре
Гаиләсе Хатыны Елена (кыз фамилиясе Щур), модельер Елена Щур. Вконтакте сәхифәсе. Улы һәм кызы бар. Хасиковлар буддачылык дине тарафдарлары.
Бату Хасиков берничә фильмда уйнаган, телешоуларда катнашкан.
Искәрмәләр
Сылтамалар batukhasikov.com . Рәсми сайт Бату Хасиков. Instagram.com Бату Хасиков. Вконтакте сәхифәсе
Төркем:Мәскәү дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Россия чемпионнары Төркем:Дөнья чемпионнары Төркем:РФ Федераль шурасы әгъзалары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Каратечылар Төркем:Россия сәясәтчеләре Төркем:Калмыкия башлыклары Төркем:Әнисе татар, әтисе башка милләттән булган шәхесләр