Яңа Бүләк — Татарстан Республикасының Тукай районындагы авыл. Тарихы Яңа Бүләк авылы борынгы түгел. Аңа нибары ХХ гасырда гына нигез салына. Төгәлрәк әйтсәк, Яңа Бүләк авылына 1927 елда Таулык авылыннан 24, Бисте Башы авылыннан 16 хуҗалык килеп урнаша. Яңа Бүләк авылында беренче булып төпләнүчеләр: Сагытдинов Г., Зәйнуллин Г., Шакиров Г., Гайсин Ә., Гайсин Х. Алар урманнарны төпләп, иген игәргә җирләр әзерлиләр, йортлар төзиләр. 1928 нче елның 28 апрелендә Чаллы кантоныннан Зәки Госманов дигән берәү колхоз оештыруда “крестьяннарга ярдәмгә” килә. Беренчеләрдән булып колхозга 5 хуҗалык керә. Аңа “Өмет” дигән исем бирәләр. Халкы 1949 ел 245 кеше 1958 237 1970 287 1979 234 1989 283 2002 298 2010 309 Авылда татарлар яши. =
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 256 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 98,05%, башка халыклар — 1,95%.
Күренекле кешеләре =
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1935-02-15 Илһам Шакиров Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе җырчы 2019-01-16 Казан 1953-10-01 Равил Таҗиев Казан дәүләт аграр университеты инженер
Илһам Шакиров - татар җырчысы. Равил Таҗиев (1953), Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы (2013). Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.