«Гаураганоддешади́пика» (Gauragaṇoddeśadīpikā) — авторы Кавикарнапура булган Гаудия-вайшнава (Кришнаит) Санскрит телендә рухи текст. 1576 елда язылган. Озын исемлек булып тора, анда автор Гаудия-вайшнавизмның нигезләүчесе Чайтаньяның (1486-1534) иң мәшһүр дәвамчыларының баштагы "рухи формаларын" (сиддха-рупа) санап уза. Гаудия-вайшнавизм тарихында шул төрдә беренче текст булган. Бу текстта Вриндаван госвамилары беренче мәртәбә "манджари"ларның ("Голока"да (рухи дөньяда) Радха-Кришнаның якын хезмәтче кызларының) алты аватарлары дип аталган.
Искәрмәләр
Әдәбият David L. Haberman. Acting as a Way of Salvation: A Study of Rāgānugā Bhakti Sādhana. — New York: Oxford University Press, 1988. — xvi, 211 p. — ISBN 0195053214.
Төркем:Һинд дине Төркем:Гаудия-вайшнавизм Төркем:Вишнуизм Төркем:Санскрит