Советлар Берлеге Каһарманы Петр Михаил улы Гаврилов музее () — Татарстанның Питрәч районы Әлбәдән авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Советлар Берлеге Каһарманы, саклаучыларның берсе майор Петр Гавриловның (Петр Михаил улы Гаврилов, 1900—1979) тормышы һәм каһарманлыгы белән таныштыра.
Тарих 2010 елның 30 июнендә, сугыш каһарманының тууына 110 ел тулу уңаеннан, Петр Гавриловның туган авылы Әлбәдән авылында ачыла.
Бина Петр Гаврилов яшәгән йорт-җир урынында башка хуҗалык булу сәбәпле, музей өчен агачтан бер катлы яңа бина Әлбәдән авылы читендә төзелә Музей Героя Советского Союза П. М. Гаврилова. Питрәч районы мәдәният бүлеге сайты.
Экспонатлар Мәйданы — 129, 3 кв. м. Фондnа ~500 саклау берәмлеге, шул исәптән П. М. Гавриловның Әлбәдән авылы кешеләре ярдәмендә тупланган шәхси әйберләре, шул исәптән, хәрби өс киеме, кул сәгате (27 саклау берәмлеге) куелган. Брест кальгасе күренеше булдырылган. Петр Михаил улы Гавриловның керәшен булуын искә алып, керәшеннәрнең көнкүрешен, мәдәниятен тасвирлаучы экспонатлар да (100 саклау берәмлеге) урын алган. Керәшен йорты интерьеры торгызылган.
Сылтамалар Музей Героя Советского Союза П. М. Гаврилова. Музеи России Музей Героя Советского Союза П. М. Гаврилова. tatfrontu.ru Пётр Михайлович Гаврилов - Герой Советского Союза. Сайт Команды Кочующие, 09.05.2014
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Питрәч районы музейлары Төркем:Мемориаль музейлар Төркем:Петр Гаврилов