Прабхупададе́ш (Итальян телендә: Prabhupada Desh) — Италиянең төньягында, Падуя һәм Виченца шәһәрләре арасында кришнаитлар Һинд дине гыйбадәтханәсе һәм авыл хуҗалыгы җәмәгате.Эко-общины ИСККОН-а Гыйбадәтханә тарихи Италия вилласы бинасында урнашкан, аның янында бакчалар һәм 10 гектар мәйданлы авыл хуҗалыгы җирләре урнашкан. Гыйбадәтханә Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятенә карый. Гыйбадәтханәнең төп Илаһлары булып Шри Шри Гаура-Нитай торалар. Җәмәгать территориясендә регуляр рәвештә Санскрит курслары һәм Һинд диненең изге текстларын систематик өйрәнүләр уза, Вайшнав фестивальләре билгеләнә. Гыйбадәтханәнең исеме Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте нигезләүчесе - Бхактиведанта Свами Прабхупада хөрмәтенә, Санскрит теленнән турыдан-туры тәрҗемә иткәндә «прабхупададеша» "Прабхупада иле" дигәнне аңлата.
Галерея
Искәрмәләр
Әдәбият Introvigne, Massimo; Pier Luigi Zoccatelli & Raffaella Di Marzio (2006), Le religioni in Italia, Elledici, ISBN 8801033710
Сылтамалар Официальный сайт
Фотогалерея Пицца в Прабхупада Деше и русская харинама в Венеции
Төркем:Һинд дине Төркем:Вишнуизм Төркем:Әлифба буенча гыйбадәтханәләр Төркем:Һинд дине гыйбадәтханәләре Төркем:Илләр һәм төбәкләр буенча Һинд дине