Һинду Гыйбадәтханәләренең Милли Киңәшмәсе (NCHTUK) - ул Берләшкән Корольлектә Һинду гыйбадәтханәләренең  кулчатыр оешмасы. Ул гыйбадәтханәләрне, аларның идарәсен, персоналын һәм гамәлләрен җәмәгатькә Һинд диненең иң борынгы мирас урыннарына килү өчен тәэмин итә. Оешма шулай ук The Interfaith Network UK форумында диннәр арасында әңгәмә булдыру белән мәшгуль..

Тарих Бу оешма 1978 елның июлендә нигезләнгән булган. 2013 елда Һинду Галимнәренең Британия Идарәсен нигезләү турында игълан иткән, аның максаты Һинд динен өйрәнү өчен альтернатив, абруйлы, фәнни чыганак булдыру. Декабрьдә киңәшмәне Шаһзадә Уильямга илчеләрне кабул итүендә Шарма киңәшмәнең вәкиле буларак борынгы Һинд дине эпосының Вальмикиның Рамаянаның копиясен бүләк иткән. 2016 елның маенда, NCHTUK һәм HFB Ministry of Housing, Communities and Local Government дәүләт оешмасы тарафыннан крематорий җайланмаларын Һинд диненең үлгәннәрне яндыру йолалары буенча тәртипкә китерергә соралган булган.Соңрак декабрьдә, киңәшмә Англия Банкы тарафыннан хайван мае кулланылган £5 банкнотасын чыгаруга протест белдергән. Берләшкән Корольлектә берничә гыйбадәтханә £5 купюраны иганә акчасы итеп алырга баш тартканнар. NHCHT сәркатибе Pt. Satish Sharma аңлатканча бу Һинду дхармик перспективага каршы булган һәм валютаны рәхимсез итеп, агрессив булмаган мәхлукатлардан алу цивилизацияле кешеләрнең үз-үзен тотышы булмаган дип аңлаткан.

Искәрмәләр

Өстәмә укырга мөмкин Hatcher, Brian A (2015-10-05). Hinduism in the modern world. New York. ISBN 9781135046316. OCLC 922966023.

Тышкы сылтамалар Оешманың сайты

Төркем:Һинд дине хәрәкәтләре һәм оешмалары