Чуар мәчет (, ) — Төньяк Македониянең Тетово җәмгыятендә (общинасында) урнашкан Тетово шәһәрендәге борынгы ислам гыйбадәтханәсе, мәчет. XV гасыр Госманлы архитектурасы истәлеге. 1438 елда төзелгән. 1833 елда яңартылган. АКШ Дәүләт департаментыннан алынган 94 700 евро грант белән 2011 елда мәчетнең фасады реставрацияләнә. Матур итеп бизәлгән мәчетнең фасадлары тезелеп куелган, уен карталары колодасын хәтерләткәнгә күрә, исеме «Чуар мәчет» дип аталган.
Тарих
Ислам — Төньяк Македониянең XV гасырдан бирле традицион диннәренең берсе. Македония мөселманнары нигездә сөнни исламда. 2002 елгы җанисәп мәгълүматларына караганда, республикада 674 мең мөселман (ил халкының 33,3% ы) яши. Нигездә, албанлылар, шулай ук төрекләр, чегәннәр, славяннар (торбешлар, гораннар, бошнаклар) ислам динендә.
Төньяк Македония мөселманнарының милләт-тел ягыннан бүленеше Урын Милләт Халык саны1 Албаннар 509,0832 Төрекләр 77,9593 Чегәннәр 53,8794 Македониялеләр 40,000-100,0005 Бошнаклар 17,018
Тетовода Чуар мәчет Тетовода Чуар мәчетне 1438 елда архитектор Исхак бәй төзегән. Башка мәчетләр төзелеше өчен акчаны солтаннар, пашалар түләсә, Чуар мәчет Тетовоның ике хатын-кызы Хөршидә (Hurshide) һәм Мәнсура (Mensure) акчасына төзелгән Enduring Time. julian-hoffman.com, 22.05.2010. Аларның җәсәде мәчет комплексына керүче төрбәдә җирләнгән.
XVII гасыр янгыны шәһәрнең зур өлешен юкка чыгарса да, мәчет үзенең эксцентрик нәфислеген саклап калган. Матур итеп бизәлгән мәчет фасадка тезелеп куелган, матур итеп бизәлгән уен карталары колодасын хәтерләтә. Буяу һәм глазурь әзерләү өчен 30 000 нән артык йомырка кулланылган.
1833 елда Чуар мәчетне Госманлы империясе Македониясенең ярым мөстәкыйль албан феодалы, XIX гасырның беренче яртысында Тетово пашалыгы белән идарә иткән Калканделенлы Габдрахман паша (, ) төзәттерә.
1991 елда Тетово ислам җәмгыяте мәчет тирәсендә классик госманлы стилендәге диварлар төзи.
2010 елда мәчетнең тышындагы язмалар яңартыла һәм Америка Кушма Штатларының Дәүләт департаментыннан алынган 94 700 евро күләмендәге грант ярдәмендә 2011 елда мәчетнең фасады реставрацияләнә.
Архитектурасы Мәчет 10х10 метрлы артык зур булмаган квадрат бинадан гыйбарәт. Төзелештә табигый ташлар һәм буяулар кулланылган. Мәчетнең бер манарасы бар. Башка күпчелек мәчетләрдән аермалы буларак, иртә госманлы архитектурасы стилендә төзелгән мәчетләргә хас булганча, Чуар мәчетнең түбәсендә гөмбәзе юк.
Керамик плитәләр урынына, Чуар мәчет диварлары төсле чәчәк сурәтләре белән бизәлгән. Мәчет диварларында геометрик һәм үсемлек бизәкләреннән тыш, пейзажлар да очрый. шәһәреннән чакырылган рәссамнар орнаментларны майлы буяу белән ясаган. Матур бизәкләр арасында Мәккә сурәте дә төшерелгән, әлеге хәл Көньяк-Көнчыгыш Аурупада Мөхәммәд пәйгамбәрнең изге урыннарын күрсәтүнең бердәнбер мисалы булып тора.
Галерея
Сылтамалар Чуар мәчет A History of the Macedonian People (Македония халкы тарихы) Historiku xhamis sė pashės
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Төньяк Македония мәчетләре Төркем:1438 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Тетово Төркем:Госманлы архитектурасы