Рөстәм Галиев, Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев (1960 елның 27 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Норлат районы, Киекле) — актер, театр режиссеры, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрына нигез салучы, сәнгать җитәкчесе (1989―2024Рузилә Мөхәммәтова. Рөстәм Галиев: «Айсыз атың мактама, елсыз хатын мактама» диләр, Лилия эш күрсәтсен әле! Интертат, 8.12.2024) һәм директоры (2009―2025). Татарстанның халык артисты (2011), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2006), Дамир Сираҗиев (2003), Марсель Сәлимҗанов (2015) исемендәге премияләр лауреаты. РФ Театр әһелләре берлеге әгъзасы. Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы (2020).

Тәрҗемәи хәле 1960 елның 27 августында Татарстан АССР Норлат районы Киекле авылында туган. Казан театр укуханәсенең актерлык бүлеген (Марсель Сәлимҗанов курсы, 1987), Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын (2015 елдан Мәскәү дәүләт мәдәният институты) (читтән торып, 2010) тәмамлаган. Армия сафларында хезмәт итә.

Хезмәт юлы Авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. 1980—1981 елларда Минзәлә татар дәүләт драма театрында сәхнә эшчесе булып эшли, эпизодик рольләрдә уйный, А. Гыйләҗевның «Мин синеке, син минеке» пьесасында Ибраһим бай образын иҗат итә. Студент елларында Илһам Шакировның концерт бригадасында нәфис сүз остасы булып эшли. Г. Камал театрында Н. Исәнбәтнең «Портфельле кияве»ндә милиционер Гәрәев образын иҗат итә. 1987 елда, Казан театр укуханәсен тәмамлагач, юллама белән Әлмәт татар дәүләт драма театрына эшкә җибәрелә. Әлмәт театрындагы рольләре Сакаев — «Шундый матур иде розалар» И. Абдуллин Зөлкәрнәй — «Тиле яшьлек» И. Абдуллин Гыйльфан — «Тал бөресе имәндә» Т. Миңнуллин Газизҗан — «Йөрәк ничек түзгән?» М. Маликова һ. б. Түбән Кама татар дәүләт драма театры

1989 елда шәһәр җитәкчеләре чакыруы буенча Түбән Камага килә. Р. Галиев — Түбән Кама татар дәүләт драма театрына нигез салучы. Яшь режиссерның беренче эше — Т. Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» музыкаль комедиясе.

Театрда режиссер хезмәтеннән тыш, Р. Галиев «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенең дә режиссеры, алып баручысы була, сценарийлар яза, «Әллүки» балалар театрын җитәкли, «Җүләрләр» дип исемләнгән әдәби-музыкаль театр оештыра. Яр Чаллыда татар театрында Т. Миңнуллинның «Без бит авыл малае» (2006), Әлмәт татар театрында М. Кәримнең «Кыз урлау» (2006), Т. Миңнуллинның «Монда тудык, монда үстек» (2007) әсәрләрен сәхнәләштерә.

Түбән Кама театры Мәскәү, Санкт-Петербург (2019) Санкт-Петербургта театрның 30 еллыгына багышланган гастрольләр үтте. Театр сайты, Казан, Чуашстан, Башкортстан, Самар, Сембер һәм Төмән өлкәләрендә гастрольләрдә була. Яшь режиссерларны да хезмәттәшлеккә җәлеп итә.

2019 елда «Театр елы» кысаларында театрның Кайманов урамындагы бинасында төзекләндерү эшләре алып барыла. Ремонтка республика казнасыннан 145 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу акчага 250 урынга исәпләнгән яңа зал төзелә, эчке схеманың концепциясен үзгәртәләр Бүген Түбән Камада татар драма театрының төзекләндерелгән бинасы ачыла. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты, 27.12.2019. Элек төп зал буларак кулланылган кече залны хәзер татар балалар театры карамагына бирәләр. 2019 елдан театр каршында «Бишегем» балалар театры эшли «Бишегем» балалар театры. ВКонтакте

2025 елда театр директоры вазыйфасыннан китеп, театр артисты булып күчкәнРузилә Мөхәммәтова. Рөстәм Галиев Түбән Кама Татар дәүләт театры директоры вазифасыннан китә. Татар-информ, 6.07.2025.

Сәхнәләштергән әсәрләре Утыз ел эчендә хәзерге заман татар драматургларының, татар, рус һәм чит ил классик драматурглары пьесалары буенча 70тән артык сәхнәләштергән. Театр репертуарында танылган чуаш драматургы Н. Угаринның «Туй булмый», Башкортстан драматурглары И. Абдуллинның «Тиле яшьлек», М. Садыйкованың «Гөлгенәм — бергенәм» әсәрләре бар. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына күренекле рус язучысы Анатолий Иванов повесте буенча «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» драмасын сәхнәгә куя.

Сәхнәләштергән әсәрләреР. В. Галиев түбәндәге спектакльләрнең режиссеры. Театр сайты: Т. Миңнуллин «Яшьлек белән очрашу» (2001), М. Кәрим «Ай тотылган төндә» (2002), Ф. Бүләков «Кызлар нигә елый?» (2003), Ш. Фәрхетдинов «Әптери солдат маҗаралары» (2002), Һ. Такташ «Җир уллары» трагедиясе (2003), Т. Миңнуллин «Шулай булды шул» (2004), А. Гыйләҗев «Яра» (2005), З. Гыймаев «Бакча караклары» (2007), Р. Вәлиев «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» (2008), Р. Сәгъди «Сандугач сайрар җир» (2008), Н. Гыйматдинова «Бүре каны» (2008), Т. Миңнуллин «Кияүле кызлар кияве» (2007), Т. Миңнуллин «Син мине күрәсеңме?» (2009), Т. Миңнуллин «Алпамыш алпавыты» (2009), Л. Лерон «СыСыСыРда ясалган...нар» (2010), Т. Миңнуллин «Нәзер» (2011), А. Иванов «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» (2011), Т. Миңнуллин «Гөргөри кызын бирә» (2013), Р. Галиев «Кадер кичәсе» (2014), Т. Миңнуллин «Кызлар кызык итәләр» (2015), А. Островский «Бирнәсез кыз» (, 2017), Н. Гыйматдинова «Сихерче» (2017), Л. Толстой «Алаша» (, 2018), Р. Зәйдулла «Нәгыймә» (2018), И. Иксанова, Г. Хәмидуллина «ЧП» (2019). Т. Миңнуллин «Яшьлек белән очрашу», «Әлдермештән Әлмәндәр» (2019) һ. б. Режиссер буларак уңышлары Т. Миңнуллин «Ак тәүбә, кара тәүбә» комедиясе — 26 ел дәвамында сәхнәдә 800 тапкыр уйнала. М. Кәрим «Ай тотылган төндә» трагедиясе — 2002 елда төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара фестивале дипломанты. Һ. Такташ «Җир уллары» трагедиясе — 2003 елда «Кама аръягы театрлары» фестивалендә берьюлы дүрт номинациядә җиңеп чыга. И. Юзеев «Соңгы төн» трагедиясе — шигъри театр формасы — тәнкыйтьчеләр тарафыннан «татар сәхнәсендә яңа агым» дип бәяләнә. К. Тинчурин «Җилкәнсезләр» драмасы — 2004 елда Тинчурин театрында сәхнәләштергән — театр белгече Г. Мусина кандидатлык диссертациясен әлеге спектакльгә нигезләп яклаган. Н. Гыйматдинова «Бүре каны» повесте буенча сәхнәләштергән шул исемдәге драма — 2009 елда Казанда узган төрки халыкларының халыкара «Нәүрүз» фестивалендә тәнкыйтьчеләр һәм театр белгечләре тарафыннан югары бәяләнә. «Нәүрүз» (Казан, 2011), «Алтын коновязь» (Улан-Удэ, Бурятия, 2011), «Мең сулыш һәм бер тавыш» (Конья, Төркия, 2012) фестивальләрендә катнаша. Тукай премиясенә тәкъдим ителә. А. Гыйләҗев «Яра» спектакле — 2012 елда хәрби-патриотик темага багышланган фестивальнең Гран-приен яулый. А. Гыйләҗев «Яра» спектакле — 2013 елда Кәрим Тинчурин исемендәге фестивальнең төп вакыйгасы була, ул иң яхшыларның берсе дип таныла. «Үзең белән ялгыз» (Гомәр Хәйям) моноспектакле (А. Кәримов, Таҗикстан). Әдәби иҗат белән шөгыльләнә: шигырьләр, кечкенә хикәяләр иҗат итә. Рөстәм Галиевның үз пьесалары буенча куйган спектакльләре — «Кадер кичәсе» (2014), «Карурман аша». Фильмография «Язгы аҗаган» романы буенча (авторы Мәхмүт Хәсәнов) төшерелгән телесериалда — Гази. «Яшәешнең гүзәл мизгелләре» дигән документаль фильм төшерә. «Бибинур» нәфис фильмында (2010, Аяз Гыйләҗевның «Җомга көн, кич белән» повесте буенча режиссер Ю. Фетинг төшергән) — Габдуллаҗан

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2003 — Дамир Сираҗиев премиясе — «Иҗади кыюлык һәм театр сәнгатендә ирешкән казанышлары өчен» — «Кама аръягы театрлары» фестивалендә берьюлы дүрт номинациядә җиңеп чыккан Һ. Такташның «Җир уллары» трагедиясен куйган өчен 2006 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 2011 — Татарстанның халык артисты 2015 — Марсель Сәлимҗанов премиясе — «Татарстан һөнәри театр сәнгатенә үзеннән зур өлеш керткән өченСәлимҗанов премиясен Таҗетдинов, Мәрданов, Галиев алды. Азатлык радиосы, 8.11.2015 2020 ― Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы Трем нижнекамцам присвоено звание «Почетный гражданин». Татар-информ, 29.08.2025

Шәхси тормышы Икенче кат өйләнгән. Искәрмәләр

Әдәбият Һәдия Хәбибуллина. Ак йолдызың синең. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2001. Һәдия Хәбибуллина. Могҗиза тудыручылар. Түбән Кама: «Гүзәл» нәшрият-полиграфия үзәге, 2006. Сылтамалар Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры сайты Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры. ВКонтакте

Төркем:Татар режиссёрлары Төркем:Татарстан режиссёрлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Әлмәт татар дәүләт драма театры Төркем:Театр директорлары Төркем:Театр сәнгать җитәкчеләре Төркем:Түбән Кама татар дәүләт драма театры режиссёрлары Төркем:Түбән Кама шәһәренең шәрәфле ватандашлары