|стиль_изображения = |подпись = hәлакәткә юлыккан очкыч |стиль_подписи = |стиль_заголовков = background-color:#0066FF; width:600px;color:white; |стиль_меток = background: #eee; text-align: center; width:100px; |стиль_текста = text-align: center;

|заголовок1 = Гомуми мәгълүмат |метка1 = |текст1 =

|заголовок3 = |метка3 = Дата |текст3 = 8 гыйнвар, 2020 ел

|заголовок4 = |метка4 = Вакыт |текст4 = 2:38 UTC

|заголовок6 = |метка6 = Афәт төре |текст6 = җиргә егылып төшү

|заголовок7 = |метка7 = Сәбәп |текст7 = ракета һөҗүмеИран Хәрби-һава көчләре базасыннан җибәрелгән «җир-һава» класслы ракета белән юк итүИран Украина Boeing ын очраклы рәвештә бәрдерүен таныды. РИА Новости, 11.01.2020 |заголовок8 = |метка8 = Урын |текст8 = Иран, Таһран, Паранд |заголовок9 = |метка9 =Үлүчеләр |текст9 = 176 (барысы)

|заголовок10 = Очкыч |метка10 = |текст10 =

|заголовок11 = |метка11 =Очкыч төре |текст11 = Boeing

|заголовок12 = |метка12 =Aвиаширкәт |текст12 =Міжнародні авіалінії України

|заголовок13 = |метка13 = Борт номеры |текст13 = UR-PSR

|заголовок14 = |метка14 =Очып китү урыны |текст14 = Имам Хөмәйни (Таһран),

|заголовок15 = |метка15 =Очып килү урыны |текст15 = Борисполь (Киев),

|заголовок16 = |метка16 =Рейс |текст16 = PS752

|заголовок17 = |метка17 =Чыгарылу вакыты |текст17 = 2016 ел

|заголовок18 = |метка18 =Юлчылар саны |текст18 = 167 (168)

|заголовок19 = |метка19 =Экипаж саны |текст19 = 9

|заголовок20 = |метка20 =Исән калганнар |текст20 = 0 }} Таһран янында Boeing 737 афәте () — 2020 елның 8 гыйнварында Иран башкаласы Таһран янында булган эре авиация һәлакәте. «Украина халыкара һава юллары» (, МАУ) авиаширкәтенең Boeing 737-8KV очкычы Таһран — Киев маршруты буенча PS752 халыкара рейсын башкарган, ләкин очкыч Таһранның Имам Хомәйни исемендәге халыкара һава аланыннан күтәрелеп, 6 минут узганнан соң, аның белән элемтә өзелгән. Очкыч һава аланыннан 20 км ераклыкта Таһранның иярчен шәһәрендә җиргә егылып төшә. Очкыч бортындагы 176 (177) кеше — 167 (168) пассажир һәм 9 экипаж әгъзасы һәлак булган. 752 рейсы һәлакәте Украина авиациясе тарихында һәлак булучылар саны буенча иң зуры булып тора. Дөнья авиация тарихында иң зур 50 һәлакәт исәбенә керә. «Украина халыкара һава юллары» авиаширкәте тарихында 28 ел эчендә беренче афәт.

Мәгълүмат Boeing 737-8KV (UR-PSR борты) Таһраннан Киевка PS-752 халыкара рейсын башкарган. Бер сәгать тоткарланудан соң, 2 сәгать 38 минутта (UTC; 06:08 җирле вакыт белән) 752 рейсы Имам Хомәйни исемендәге һава аланының № 29R очып менү-төшү юлыннан күтәрелеп китә. Башта очыш нормаль режимда бара. Әмма җирле вакыт белән 6 сәгать 14 минутта, 509 км/сәг тизлек белән барган очкыч 2 416 метр биеклеккә күтәрелгәч, аның белән элемтә өзелә. Иран студентлары тарафыннан төшереп, таратылган видеоязмадан күренгәнчә, аның бортында янгын чыккан булган. Иран ягы хәбәр итүенчә, очкыч һава аланына әйләнеп кайтырга омтылып карый, әмма Таһранның иярчен-шәһәре булган Парандның төньяк чигенә, һава аланыннан төньяк-көнбатышка таба 20 км ераклыкта җиргә төшеп бәрелә һәм тулысынча җимерелә, анда булган барлык кешеләр һәлак була. Пассажирлар арасында күпчелеге Иран, Канада ватандашлары, шулай ук Швеция, Әфганстан, Бөекбритания, Алмания, Украина ватандашлары да булган. Пассажирларның шактый өлешен Канада студентлары, Ираннан чыккан аспирантлар һәм укытучылар тәшкил иткән, аларның Киев аркылы Канадага Раштуа каникулларыннан соң кайтып баруы булган. Катастрофа украинского «Боинга» в Иране: что известно о погибших. ВВС, 08.01.2020. ВатандашлыкПассажирларЭкипажБарлыгы 303 404 Британия303 82082 63063 82082 63063 2911 10010Барлыгы1679176 В Киеве уточнили данные о гражданстве жертв авиакатастрофы в Иране. РИА Новости, 08.01.2020Компания-владелец разбившегося в Иране Boeing назвала число погибших. РБК, 08.01.2020 Украинский Boeing 737 разбился в Иране, более 170 человек погибли. Коммерсантъ, 08.01.2020 Очкыч

Boeing 737-8KV(WL) (737-800 моделе, МАУ авиаширкәтенең KV — коды) 38 124нче завод номеры һәм 5 977 серияле саны белән 2016 елда Рентон заводында төзелгән, ә 21 июньдә беренче очыш ясаган. Очкыч UR-PSR теркәү номерын алган һәм заказчыга — Украинаның «Украинаның халыкара һава юллары» авиаширкәтенә (МАУ) тапшырылган. Очкыч ике CFM International CFM56-7B24E турбоҗилләткечле двигателе белән җиһазландырылган булган. Соңгы техник хезмәт күрсәтү 2020 елның 6 гыйнварында үткәрелгән. 3 ел һәм 6 ай «яшьтәге» бу очкыч авиаширкәт флотында 737 Next Generation гаиләсенең иң яшь вәкиленең берсе булган.

Реакция Фаҗига Фарсы култыгында АКШ белән Иран арасында купкан сәяси кризис вакытында була. Очкыч, «Әл-Кудс» махсус бүлекчәсе командующие генерал Касыйм Сөләйманиның Багдадта үтерелүенә җавап итеп, Иран хәрбиләренең Гыйрактагы Америка хәрби объектларына һөҗүменнән соң берничә сәгать үткәч, һәлакәткә юлыга. Шуңа бәйле рәвештә, кайбер экспертлар «очкыч бәреп төшерелгән», дип фаразлый. Иранның яңалыклар агентлыгы очкычның техник төзек булмавы турында хәбәр итә. Фаҗигадән соң берничә сәгатьтән соң, Таһран һава аланының рәсми вәкиле двигательның януын һәлакәтнең сәбәбе дип атый, ә Иранның юллар һәм шәһәр үсеше министрлыгы вәкиле двигатель янганнан соң очкыч бортында янгын кубуын, шул сәбәпле экипажның очкыч белән идарә итүдә контрольне югалтуын һәм очкычның җиргә төшеп бәрелүен әйтә. Теракт булу версиясе дә кире кагылмый.

Канада премьер-министры Джастин Трюдо, АКШ Дәүләт секретаре Майк Помпео, РФ Президенты Владимир Путин, Белоруссия президенты Александр Лукашенко, Швеция тышкы эшләр министры Анн Линде һәм башка сәясәтчеләр фаҗигагә үкенеч белдереп, һәлак булучыларның гаиләләренең кайгыларын уртаклашып, Украина һәм Иран президентлары исеменә телеграмма җибәрә. 9 гыйнвар Иранда һәм Украинада матәм көне итеп игълан ителә.

Тикшерү Һәлакәттән соң озак та үтми, борт үзьязгычлары (, «кара тартмалар») табыла. Иран Boeing авиаширкәтенә (АКШ) «кара тартмалар»ны бирүдән баш тарта. «Кара тартмалар» Иранның абруйлы дәүләт лабораториясендә тикшереләчәк. Украина вәкилләре тикшерүгә кертеләчәк.

Очкычны бәреп төшерүне Иран хәрбиләре "кеше хатасы" дип аңлата. Гаеплеләр хәрби трибуналга тартылачак диелә11.01.2020. Аzatliq.org. Иран Украина очкычын ялгыш бәреп төшерүен таныды.

Сылтамалар В Иране разбился украинский пассажирский самолет. ТАСС, 08.01..2020 Описание катастрофы на Aviation Safety Network Boeing jet crashes in Iran with no survivors, security sources see technical cause. reuters.com, 08.01.2020 Искәрмәләр

Төркем:8 гыйнвар Төркем:2020 ел Төркем:Авиаһәлакәтләр Төркем:Иранда авиаһәлакәтләр