Циркон яки 3M22 - Россиянең гипертавышлы корабларга каршы канатлы ракетасы, НАТО кодында SS-N-33, ААҖ "Хәрби Сәнәгать Комплексы "Машинатөзелеш НПО" тарафыннан эшкәртелә.

Бүтән ракеталар белән чагыштырганда Циркон ракетасының очу тизлеге 8 тавыш тизлегенә җитә ала, очу марш юлы 30-40 км биеклегендә бара. Әлеге төр ракета Гранит П-700 ракетасын алыштырыр.

Тактик-техник сыйфатламалар

Йөртүче (җибәрү җайланмасы): су өсте кораблары су асты көймәләре Тидерү ераклыгы: 400-600 км Иң зур тизлеге: М=8 Уртача тизлеге: 4-6 М Очу биеклеге: 30-40 км Тидерү кисәге массасы: 300-400 кг

Файдалануда

2018 елда АКШ хәрби-сәяси басмасы The National Interest Циркон ракетасы уңышлы сынап караганын белдерә.

2018-2027 елларда 22350М төрендәге 12 фрегат төзеләчәк һәр фрегатта 48 «Калибр», «Оникс» , «Циркон» канатлы ракетасы булырга тиеш.

Сылтамалар

https://tass.ru/armiya-i-opk/4746647

Төркем:Кораллар Төркем:Ракеталар