Акканатлы акчарлак () — акчарлаклар гаиләлегеннән Аурупада таралган кош.
Характеристикасы
Күгәрченнән кечкенәрәк. Парлашып, елга һәм күл тирәсендә очып йөриләр. Гомуми төсе яшькелт ялтыравыклы кара. Канатлары аксыл соры, төпкә карый агара бара, ә төбе ап-ак. Томшыгы кара-кызыл, аяклары кызыл. Койрыгы бераз кытыршы, аның өсте ак. Башка акчарлаклар белән бутау мөмкин түгел.
Тавышы Тавышы яңгыравыклы: «китики» һәм «кик-кик».
Яшәү рәвеше Куаклы сазлыклар, үлән һәм камышлы күлләр янда яши. Сирәк очрый. Күчмә кош. Оясы җирдә, түмгәкләрдә була. Кара көрән тимгелле 1-3 бөртек яшькелт соры йомырка сала. Туклануы Су бөҗәкләре, әкәм-төкәм, сөлек, чикерткә, коңгызлар белән туклана.
Әдәбият Delina, Hakan, Svensson, Lars, "Der Kosmos-Vogelatlas", übersetzt von Peter H. Barthel, ISBN 3-7632-4277-5 Urs N. Glutz von Blotzheim & Kurt M. Bauer (Hrsg.): "Handbuch der Vögel Mitteleuropas", AULA-Verlag, Wiesbaden 1994; Band 8, Seite 993-1013 ISBN 3-89104-562-X
Сылтамалар http://www.sakhalin.ru/boomerang/sea/b35.htm Жизнь моря
Искәрмәләр
Төркем:Кошлар Төркем:Акчарлаклар