Алманиядә ислам () — Алмания территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Алмания халкының (83 783 мең кеше) 5, 70 % ы (4 750 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)Muslim Population By Country 2020 . 1960-елларда Алманиягә хезмәт миграциясе башлану һәм 1970 елдан сәяси качакларның берничә дулкыны килү аркасында, мөселманнар Алманиядә йогынтылы дини төркем хасил итә. Алманиядә төрекләр саны арта бара, шуңа күрә җирле Ислам җәмгыятьләре яңа мәчетләр төзүне таләп итә.

Демография

Алмания мөселманнарының күпчелеге (63,2 %) төрекләр. Пакистаннан, гарәп илләреннән, элекке Югославия республикаларыннан, Ираннан, Әфганстаннан күчеп килгән мөселманнар бар. Алар Берлинда һәм Көбатыш Алманиянең эре шәһәрләрендә яши. Көнчыгыш Алманиядә мөселманнар азрак. Соңгы вакыттта Баден-Вюртемберг, Һессен, Бавария, Төньяк Рейн-Вестфалиянең авыл җирлегендә яшәүче мөселман җәмгыятьләре дә барлыкка килгән. Мөселманнарның күпчелеге сөнниләр. Шигыйлар, әхмәдияләр дә бар.

Тарих Алманиягә беренче мөселманнар XVIII гасырда Госманлы империясе белән дипломатик, хәрби һәм сәүдә мөнәсәбәтләре урнашкач киләләр.

Пруссия короле (1688—1740) гаскәренең Великаннар гвардиясендә (), күп илләрдән (Австрия, Россия империясе һ. б. ) җыелган озын буйлы гаскәриләр белән беррәттән, Госманлы империясе солтаны җибәргән уртачадан биегрәк буйлы мөселман солдатлар да хезмәт иткәнКак Петр Первый прусскому королю Фридриху гигантов дарил.

1745 елда Пруссия короле (1740—1786) армиясендә мөселманнар (босниялеләр, албаннар, татарлар) хезмәт иткән оештырылган.

1760 елда босниялеләрдән торган мөселман корпусы оештырыла.

1798 елда Берлинда беренче мөселман зираты ачарга рөхсәт бирә. Төрек солтаны (1861—1876) Габделгазиз I катнашы белән 1866 елда икенче зират (Türkischer Friedhof Berlin) ачыла.

1866 елда Берлинда Шәһитлек мәчете () төзелә Şehitlik camii.

Беренче бөтендөнья сугышында Алмания империясе союздаш илләргә (Россия империясе, Бөекбритания, Франция) каршы җиһад өчен мөселман хәрби әсирләрен (һиндстанлылар, фарсылар, гарәпләр, татарлар, әфганстанлылар) җәлеп итәргә омтыла. Шул максат белән Берлинның көньягында мәчет барлыкка киләMatthias Lohre. Halbmond über Brandenburg (Бранденбург өстендә ярымай). Zeit Online, 11.12.2015.

Мәчет төзү тәкъдимен алман илчесе аркылы үзен дөнья мөселманнары җитәкчесе итеп исәпләүче, Россия империясе, Бөекбритания, Франциягә каршы җиһад игълан иткән Госман империясе солтаны (27 апрель 1909 – 3 июль 1918) Мәхмәт V (1844—1918) җиткерә. Алман ягы мәчет төзү идеясен хуплый. 1915 елның 5 атнасы эчендә 400 кеше намаз укый ала торган мәчет бинасы төзелеп бетә. Агачтан төзелгән мәчет өчен 45 000 рейх маркасы () тотыла.

Әхмәдияләр 1924 елда Берлинның Вильмерсдорф районында яңа таш мәчеткә нигез сала. 1928 елның апрелендә Вильмерсдорф мәчете төзелеп бетә.

1927 елда Берлинда мөселман җәмгыятьләренең үзәк архивы (хәзерге ) — алман телле төбәктә иң борынгы ислам учреждениесе — оештырыла.

1932 елда мөселман балалары өчен уку йорты ачуга ирешә.

1961 елда хөкүмәт ил икътисадын күтәрү өчен чит илләрдән икътисади мөһаҗирләрне (гастарбайтерларны) җәлеп итә башлый.

Ислам агымнары

Алмания мөселманнары төрле агымнарга карый: Сөнниләр 2,640,000«Anzahl der Muslime in Deutschland nach Glaubensrichtung im Jahr 2015 Әләвияләр 500,000 Шигыйлар 225,500 Әләвитләр 70,000 Әхмәдияләр 35,000 Суфичылык 10,000 Исмәгыйлиләр 1,900 Зәйдиләр 800 Гыйбадәиләр 270 Лахор әхмәдияләре 60Der Tagesspiegel: Moschee in Wilmersdorf: Mit Kuppel komplett, 29 August 2001, Retrieved 27 January 2016

Сылтамалар Islam in Deutschland (Алманиядә ислам). Informations-Portal zur politischen Bildung Ahmadiyya Muslim Jamaat Deutschland

Искәрмәләр

Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Алманиядә ислам Төркем:Алманиядә дин