«Әтәч менгән читәнгә» —Аяз Гыйләҗев тарафыннан 1979 - 1980 елларда иҗат ителгән әсәр.

Төп мәгълүмат Әсәр 11 бүлектәнКайбер бүлекләре йолдызчыклар белән тагын да ваграк өлешләргә бүленгән. тора.

Аяз Гыйләҗев үзе телеинтервьюларның берсендә17.06.1982 әсәрнең төп идеясен шулай итеп аңлатаТатар сәхнәсендә – Аяз Гыйләҗев прозасы.:

Аяз Гыйләҗев әлеге һәм шулай ук «Җомга көн кич белән» әсәрләре өчен 1983 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен ала.Әхмәдуллин А. Яңалыкка омтылып: Аяз Гыйләҗев драматургиясенә бер караш // Соц. Татарстан. — 1989. — 11 март.

Сюжет сызыгы

Әсәрнең беренче бүлегенең төп геройлары - Гәрәйхан кушаматлы әтәч һәм каравылчы Хәйретдин агай. Икенче бүлектә әсәр сюжетына әтәчне читәннән бәреп төшергән Зәйтүн һәм әтәч хуҗасы Әнәс исемле малайлар килеп керә. Өченче бүлектә төп герой - Зәйтүннең апасы - Фирүзә. Дүртенче бүлек — укытучы Җәмил Камаловка, бишенче бүлек - Вәзиләгә багышлана. Автор геройларның кем булулары, яшәү рәвешләре һәм бер-берсенә мөнәсәбәтләре белән таныштыра.

Төп образлар: Мирфатыйх, Сәләхетдин, Гөлбикә, Гөлмәрьям, Зәйтүн, Әнәс, Вәзилә, Җәмил, Хәйдәр, Мидхәт, Хәйретдин агай.

Әсәр сәхнәдә

Әсәр буенча куелган «Әтәч менгән читәнгә» спектакленең премьерасы Г.Камал театрында 2017 елның 27 декабрендә була.Г.Камал театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган "Әтәч менгән читәнгә" спектакленең премьерасы узды.

Чыганаклар

Әтәч менгән читәнгә [Текст] : повестьлар / Аяз Гыйләҗев. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2012. - 429, с. : портр.; 21 см. - (Татар прозасы = Татарская проза).; ISBN 978-5-298-02216-3

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Әтәч менгән читәнгә. Аудиокитап. ГУП РТ «Татарское книжное издательство». Әтәч менгән читәнгә: повестьлар / Аяз Гыйләҗев. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2012. - 429 с.

Шулай ук карагыз Әтәч менгән читәнгә (спектакль)

Төркем:Аяз Гыйләҗев әсәрләре Төркем:Татар әдәбияты