Карачы бәкТатар энциклопедиясе. — XV—XVIII гасырларда ханлык чорында дәүләт аппаратындагы югары чин – диван әгъзасы.Татарско-русский словарь, 56000 слов, 7400 фразеологических выражений. - Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова. 2007. Карачы титулы ханнар тарафыннан Кырым, Себер ханлыкларында, Нугай Урдасында хан ыруына караган кешеләргә, зыялыларга, югары чин кешеләренә бирелгән.Новосельский А. А. «Борьба Московского государства с татарами в XVII веке». Москва. 1948. Урта һәм Якын Көнчыгыштагы вәзир титулына тиң булган. Гадәттә бу титулга шырын, баргын, аргын һәм кыпчак ыруы кешеләре ия булган. Әлеге дүрт ыру, Кырым ханлыгы идарәсендә катнашкан чынгызлылардан булмаган төп ыруларга караган.Leszek Podhorodecki, Chanat Krymski i jego stosunki z Polską w XV-XVIII w., Książka i Wiedza Warszawa 1987.

Этимологиясе Кайбер чыганаклар Чынгызхан һәм аның күп кенә кардәшләре «карача, кара татар, харачин» субэтник төркеменнән булган дип күрсәтәләр.Ахметзаки Валиди Тоган. История башкир. Уфа: Китап, 2010 ISBN 978-5-295-05000-8 стр.222Армянские источники о монголах. Извлечения из рукописей XIII-XIV вв. / Пер. с древнеарм., пред. и прим. А.Г.Галстяна., М., 1962, с.44 Әлеге титул да кешенең чыңгызлылар белән бәйлелеген күрсәтүдән барлыкка килгән.Г. Еникеев. Корона Ордынской империи, или Татарского ига не было. — Казань: Алисторус, 2013. — ISBN 978-5-4438-0094-3

Мәдәниятта Татар халкында «акыллы карачы акыллы караны хан итәр» дигән мәкаль яшәп килә.

Чыганаклар Шамильоглу Ю. «Карачи-беи» (сборник «Из истории Золотой Орды, Казань, 1993, с. 44-60

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз Бәкләрибәк

Категория:Титуллар Төркем:Алтын Урда