Маҗар фольклорында шаманчылык калдыклары — маҗар халкының мифологик аңы рудиментлары. Теге дөнья белән арашучылар көче ярдәмендә чынбарлыкка тәэсир итү мөмкинлегенә ышанудан, маҗар өшкерүчеләре, дәвачылары, күрәзәчеләр йолалары системасыннан гыйбарәт.

Өйрәнү Себер-Урал халыклары, башка төрки халыклар һәм фин-угыр халыклары мәдәнияте белән маҗар фольклорының күп үзенчәлекләре уртак. Шул җәһәттән, бу халыклар мәдәнияте белән чагыштырылып, борынгы маҗар язмалары һәм башка чыганаклар нигезендә маҗар шаманчылыгы тергезелә һәм өйрәнелә.Diószegi, Vilmos (1998) . A sámánhit emlékei a magyar népi műveltségben (in Hungarian) (1. reprint kiadás ed.). Budapest: Akadémiai Kiadó. - P.291. ISBN 963-05-7542-6.Hoppál, Mihály. Lehet-e népnek mitológiája? Jegyzetek a magyar mitológiáról, Folklór és közösség. Budapest: Széphalom Könyvműhely, 32. o. (1998). ISBN 963 9028 142 Маҗар һәм Себер шаманчылыгын Габор Балинт, , Енё Фазекаш (), тирән өйрәнгәннәр. Бүгенге көндә бу юнәлештә хезмәтен дәвам итә.

Артефактлар Бүгенге көндә маҗар шаманчылыгы калдыкларын тасвирлаган ике сурәт билгеле.

Мөгездән ясалган тоз савыты сурәте Маҗарстанның Хайду-Бихай вилаяте Бихарнагибайом авылында саклана. Бу сурәттә, фикере буенча, маҗар мифологиясе баскычы күрсәтелгән. Төрки, фин-угыр халыклары белән маҗарларда уртак булган бу рәсемдә төп урын били. Агач калкулыкта урнашкан, күк гөмбәзенә кадәр җитә, аның ике түбән һәм югары биеклекләрендә мал-туар көтүе асрала. "Ике талтош көрәше"ндә ике үгез кыяфәтенә кергән каһиннар () сугышы күрсәтелә. Бу сурәт мөгездән ясалган тоз савытына төшерелгән һәм Словакиянең Дунайска стреда өлкәсендәге Саррет авылында саклана.Magyar Néprajz, chapter “Természetfeletti képességű emberek – tudósok és közetítők” (people of supernatural abilities – cunning people and mediators)

Талтошлар Католицизм кабул ителүгә карамастан, Маҗарстанда талтошлар — маҗар каһиннары — культурасы озак еллар сакланып килгән. Борынгы ышанулар буенча талтошлар түбәндә китерелгән үзенчәлекләргә ия була:

дөньяга тешле, яки зур тешле булып туа; җиде яшендә талтош өйдән югала һәм күктә сихерчеләр тарафыннан төрле магия осталыкларына өйрәтелә; талтош көндез йоклаганда, теге дөньяга сәфәр кыла һәм, кайткач, эчәренә сөт сорый; талтошлар төрле җан ияләре, ешрак үгез кыяфәтенә керә.

1980-елларда кайбер маҗар авылларында сакланган шаманчылык тәҗрибәсен тасвирлый.Михай Хоппал. Зазн. праця С. 101—106

Талтошларның төп уен коралы буларак бубен санала. Бубен ярдәмендә талтош җан ияләрен терелтә, киләчәкне күрәзәли, авыручыларны өркетә һәм мал-туарны кирәкле якка юнәлтә алаМихай Хоппал. Зазн. праця С. 107—108. Ир кешеләр дә, хатын-кызлар да талтошлар була ала.

Босоркани Босоркани () — маҗар җен карчыклары. XVI-XVIII гасырларда босорканиларга карата халык хөкем карарлары чыгарылган. Босорканилар, ышанулар буенча, иң күп яманлыкны Иван көнендә эшлиләр. Хөкем карары чыгарылганда, аклану максаты белән босорканилар үзләрен күпчелек очракта талтошлар дип исемлиләр.Петрухин В. Я. Мифы фино-угров. Шаман-талтош. В.Бушаков boszorka төшенчәсенең төрки телләрдән чыгышын фаразлый.Бушаков В. А. Бушаков В. А. Образ Басаврюка вповісті M.B. Гоголя «Вечір проти Івана Купала» / В. А. Бушаков // Slavica та baltika в ономастиці України.- Київ, 1999. — С. 71-73.

Шулай да карагыз

Маҗарлар Габор Балинт

Примечания

Әдәбият

Бушаков В. А. Бушаков В. А. Образ Басаврюка вповісті M.B. Гоголя «Вечір проти Івана Купала» / В. А. Бушаков // Slavica та baltika в ономастиці України.- Київ, 1999. — С. 71-73. Михай Хоппал. Зазн. праця С. 101—108 Петрухин В. Я. Мифы фино-угров. Шаман-талтош. Хоппал, Михай. Шаманы, культуры, знаки / Михай Хоппал; [редактор и составитель Николай Кузнецов; редактор серии Маре Кыйва; перевод Николай Кузнецов; дизайн: Андрес Куперьянов] ; Научное издательство ЭЛМ. — Тарту : Научное издательство ЭЛМ, 2015. — 239 lk. : ill. ; 21 cm. — (Sator, ISSN 1406—2011 ; 14). ISBN 978-9949-544-45-5 Diószegi, Vilmos (1998) . A sámánhit emlékei a magyar népi műveltségben (in Hungarian) (1. reprint kiadás ed.). Budapest: Akadémiai Kiadó. - P.291. ISBN 963-05-7542-6. Hoppál, Mihály. Lehet-e népnek mitológiája? Jegyzetek a magyar mitológiáról, Folklór és közösség. Budapest: Széphalom Könyvműhely, 32–39. o. (1998). ISBN 963 9028 142

Сылтамалар

Религия венгров Тохтахунов, Бы. Степное родство // Мысль — республиканский общественно-политический журнал

Төркем:Маҗарстан мәдәнияте Төркем:Мәҗүсилек