Алла Ахундова, Алла Нури кызы Ахундова (, 1939 елның 27 октябре, ССРБ, РСФСР, Мәскәү) — совет һәм азәрбайҗан шагыйре, драматург, тәрҗемәче, сценарийлар авторы, Азәрбайҗан ССР дәүләт премиясе лауреаты (1970), Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1988). Рус телендә иҗат итә. ССРБ язучылар (1969) һәм кинематографистлар (1971) берлекләре әгъзасы. Хәзәр университетының шәрәфле докторы.
Тәрҗемәи хәле 1939 елның 27 октябрендә Мәскәүдә хезмәткәр гаиләсендә туган. Әтисе азәрбайҗан, әнисе рус милләтеннән. Балачагы Нахчыван АССР авылында узган. 1943—1948 елларда, Мәскәүдән эвакуация белән күченеп килеп, гаилә Бакыда яшәгән. 1948 елда кире Мәскәүгә кайткан. А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтын (1964), (1967) тәмамлаган. Беренче шигырьләре 1957 елда гәҗитендә, соңрак «Юность» журналында басыла.
Иҗаты Алла Ахундова — Россиядә һәм Азәрбайҗанда гына түгел, башка илләрдә, аерым алганда Япониядә, дөнья күргән дистәләгән шигъри җыентыклар авторы. Аның шигырьләре ике антологиядә — «20 гасыр рус шигърияте антологиясе»ндә һәм «Балалар өчен шигърият антологиясе»ндә дә басылып чыккан. Азәрбайҗан әдәбиятыннан Низами Гәнҗәвине һәм заманча шагыйрьләрне дә тәрҗемә иткән.
Китаплары
Тәрҗемә эше Балалар өчен азәрбайҗан халык шигърияте әсәрләрен, халык җырларын, бәетләр, санамышлар, табышмаклар, тизәйткечләр тәрҗемә иткән һәм китап итеп бастырган (1967, 1987). Таҗик шагыйре Нариман Бакоевның (Нариман Бакозадә, , 1935—2009) «Кара син аны, наянны» китабын тәрҗемә иткән (, 1974). Борынгы төркиләрнең эпосын, инглиз, гарәп, грузин шагыйрьләренең шигырьләрен тәрҗемә итә. Угыз төрки халыкларының иң танылгын эпик әсәрләренең берсе — «Китаби дәдә Коркыт» китабын рус теленә тәрҗемә иткән. Азәрбайҗан шагыйре Гамлет Исаевның () «Контрастлар» шигырьләр китабын тәрҗемә итә (2006). Шулай ук Вагиф Сәмәдоглу, Бәхтияр Ваһабзадә, Камал Абдулла, Фикрәт Хоҗа, Иса Исмаилзадә һ. б. азәрбайҗан әдипләрен русчага тәрҗемә иткән.
Азәрбайҗан теленнән тыш, А. Ахундова төрек, лак, гарәп, үзбәк, башкорт, грузин һәм башка телләрдән дә тәрҗемә итә Ахундова Алла Нуриевна. Федеральная национально-культурная автономия азербайджанцев России, 31.07.2016.
А. Ахундованың үз шигырьләре инглиз, румын, француз, азәрбайҗан, гарәп, япон телләренә тәрҗемә ителгән.
Фильмография 1989 Язгы маҗаралар (, ) 1984 Любочка 1984 Куышу () 1983 Там, на неведомых дорожках 1982 Онытылып калган әйберләр (, ) 1982 Бала һәм җил () 1979 Гафу итегез безне (, ) 1977 Арыслан өйдән чыгып китте (, ) 1976 Стойкий оловянный солдатик — мультфильм 1975 Автомобиль, скрипка и собака Клякса 1975 Алма алмага охшаган (, ) 1974 Шаһзадә Кара алтын (, ) — мультфильм 1974 Бервакыт җәй көне () 1972 Бар булыгыз, кызлар (, ) 1971 Уртак икмәк (, ) — сценарист буларак, кинода беренче эше 1969 Җыртдан — мультфильм 1967 Без уйнаган диңгез буенда ()
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1970 — Азәрбайҗан ССР дәүләт премиясе 1988 — Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе Хәзәр университетының шәрәфле докторы
Әдәбият А. Ахундова. Семикнижие. Избранные произведения в 7-ми книгах. М., 2009 — Юбилеена чыгарылган җыентык Ахундова Алла - поэт, драматург, сценарист. ourbaku.com (Наш Баку).
Сылтамалар Алла Ахундова. imdb.com Людмила Лаврова. Ахундова Алла - поэт, драматург, сценарист. ourbaku.com Ахундова Алла Нуриевна. Федеральная национально-культурная автономия азербайджанцев России
Моны да карагыз Китаби дәдә Коркыт Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:ССРБ шагыйрьләре Төркем:Азәрбайҗан шагыйрьләре Төркем:Азәрбайҗан тәрҗемәчеләре Төркем:Азәрбайҗан кинематографистлары Төркем:Азәрбайҗан сценаристлары Төркем:Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Азәрбайҗан ССР дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Әдәбият институтын тәмамлаучылар