Туфан Миңнуллин премиясе, Туфан Миңнуллин исемендәге премия () — драматургия өлкәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган әдәби премия. Күләме — 50 мең сум.

Статус

Җәмгыятьтә зур резонанс алган һәм әдәби һәм театр җәмәгатьчелеге тарафыннан югары бәя бирелгән, Татарстан театрларында куелган иң яхшы драматик әсәрләр, Туфан Миңнуллинның тормыш һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган китаплар өчен бирелә Премия имени Туфана Миннуллина. Сайт Союза писателей Республики Татарстан.

Тарих

2015 елда (язучының 80 яшьлек юбилее елында) драматург Туфан Миңнуллинның (1935—2012) исемен мәңгеләштерүгә өлеш кертү максатында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган.

Туфан Миңнуллин исемендәге премиягә кандидат Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы Идарә утырышында карала.

Премия, кагыйдә буларак, ТР Язучылар берлегенең әдәби ел нәтиҗәләренә багышланган гомуми җыелышында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле катнашында тапшырыла.

Лауреатлар Моны да карагыз: :Төркем:Туфан Миңнуллин премиясе лауреатлары 2015 ел — Мансур Гыйләҗев Түбән Камада Туфан Миңнуллинны искә алдылар. БТК сайты, 17.10.2015 2017 ел — Рәдиф Сәгъди Татарские писатели удостоены четырех литературных премий. Татар-информ, 16.12.2017 2018 ел — Хәбир ИбраһимЯзучылар берлеге Идарәсе премияләрне барлады һәм яңа әгъзалар кабул итте. matbugat.ru, 20.04.2018 2019 ел — Әмир Камалиев (Аманулла, 1960—2019) — вафатыннан соң Драматургу Аманулле посмертно вручили премию им. Туфана Миннуллина. БТК сайты, 14.12.2019 2020 ел — Данил СалиховРузилә Мөхәммәтова. Үземнеке – үзәктә: Данил Салиховның әдәби премия бүлү серләре. Интертат, 4.03.2020 ... 2023 ел — Зөлфәт ХәкимРузилә Мөхәммәтова. Татарстанның әдәби премия лауреатлары билгеле. Татар-информ, 12.05.2023 2024 ел — Айгөл ӘхмәтгалиеваРузилә Мөхәммәтова. Әдәби премияләрнең яңа лауреатлары билгеле. Татар-информ, 7.02.2024 2025 ел — Альберт ГаделшинРузилә Мөхәммәтова. Әдәби премия лауреатлары билгеле. Татар-информ, 23.01.2025 2026 ел — Илгиз ЗәйниевРузилә Мөхәммәтова. Ркаил Зәйдулла: «Премиясе булмау премия алу өчен дәлил түгел. Минем әнинең дә премиясе юк». Интертат, 31.01.2026

Түбән Кама театры премиясе

2012 елдан Туфан Миңнуллин исемен йөртүче театрда 2017 елда «Туфан Миңнуллин исемендәге театраль премия» булдырыла. Премия булдыруның төп максаты: Түбән Кама татар дәүләт драма театрын үстерүгә зур хезмәт куйганнары һәм театр сәнгатендәге казанышлары өчен артистларны һәм сәнгать эшчәннәрен бүләкләү һәм Туфан Миңнуллин исемен мәңгеләштерүгә өлеш кертү.

Премиянең иң беренче лауреатлары — ТР атказанган артисты Гөлназ Фәхразиева һәм Түбән Кама театрының чишмә башында торучы артистларының берсе Гөлнура Галиева Туфан Миңнуллин исемендәге театр премиясенең беренче лауреатлары. Түбән Кама татар дәүләт драма театры сайты.

Сылтамалар Туфан Миңнуллин исемендәге премия. ТР язучылар берлеге сайты

Искәрмәләр

Моны да карагыз

Төркем:Әдәби премияләр Төркем:Татарстан әдәбияты Төркем:Туфан Миңнуллин