Абдулла Арипов, Абдулла Нигъмәт улы Арипов (, 1961 елның 24 мае, ССРБ, Үзбәкстан ССР, Ташкент) — Үзбәкстан сәясәтчесе, 2016 елның 14 декабреннән Үзбәкстан премьер-министры Парламент Узбекистана утвердил Арипова премьер-министром республики — ТАСС. Икътисад фәннәре кандидаты.

Тәрҗемәи хәле 1961 елның 24 маенда Ташкентта туган. «Электр элемтәсе инженеры» белгечлеге буенча Ташкент элемтә электротехника институтын (хәзерге Әл-Хәрәзми исемендәге , , ) тәмамлаган (1983).

1983 елдан 1992 елга кадәр Ташкент телефон-телеграф станциясендә 1нче категорияле инженер булып эшли.

1993 елга хәтле Үзбәкстан элемтә министрлыгында баш белгеч вазыйфасында.

1993 елдан 1995 елга кадәр «Узимпэксалока»тышкы сәүдә фирмасы директоры урынбасары булып эшли. Бераз вакыт Үзбәкстан Республикасы элемтә министрлыгының төзелеш һәм тәэмин итү бүлеге башлыгы булып тора.

1995 елдан 1996 елга кадәр «ТашАфиналАЛ» уртак предприятиесе генераль директоры булып эшли. Аннары Үзбәкстан Республикасы элемтә министрлыгының хосусыйлаштыру һәм көндәшлекне үстерү бүлеге башлыгы вазыйфасында.

1997 елда Үзбәкстан почта һәм телекоммуникацияләр агентлыгының базар үзгәртеп коруы һәм кыйммәтле кәгазьләр бүлеге башлыгы. 1997 елдан 2000 елга кадәр Почта һәм телекоммуникацияләр үсешенә дәүләт ярдәме фонды директоры. 2000 елдан 2001 елга кадәр Үзбәкстан почта һәм телекоммуникацияләр агентлыгы генераль директорының беренче урынбасары булып эшли. 2001 елның 15 августыннан Үзбәкстан почта һәм телекоммуникацияләр агентлыгы генераль директоры вазыйфасында.

2002 елның 30 маенда Үзбәкстан Республикасы премьер-министры урынбасары — Элемтә һәм мәгълүмати—телекоммуникацион технологияләр комплексы җитәкчесе — Үзбәкстан элемтә һәм мәгълүматлаштыру агентлыгы генераль директоры итеп билгеләнә.

2005 елның 4 февраленнән — премьер-министр урынбасары — Үзбәкстан элемтә һәм мәгълүматлаштыру агентлыгы генераль директоры, мәгълүмат системалары һәм телекоммуникацияләр мәсьәләләре буенча комплекс җитәкчесе. 2009 елның октябреннән ул шулай ук социаль өлкәгә, фәнгә, мәгарифкә, сәламәтлек саклау, мәдәнияткә кураторлык итә һәм БДБ буенча партнерлар белән элемтәләр өчен җавап бирә.

2012 елның 22 августыннан премьер-министр урынбасары вазифасыннан алына (гаммәви мәгълүмат чаралары МТС-Үзбәкстан кәрәзле операторы тирәсендәге низаг белән эштән азат ителде дип язып чыга).

2012 елның августыннан 2016 елның сентябренә кадәр Ташкент мәгълүмати технологияләр университетында (Тошкент ахборот технологиялари университетиТошкент ахборот технологиялари университети) доцент булып эшли. 2016 елның 14 сентябреннән — Үзбәкстан Республикасы премьер-министры урынбасары — яшьләр сәясәте, мәдәният, мәгълүмат системалары һәм телекоммуникацияләр мәсьәләләре буенча комплекс җитәкчесеАбдулла Арипов вернулся в правительство.

Хөкүмәт башлыгы 2016 елның 12 декабрендә идарә итүче Либераль-демократик фирка () съездында Арипов кандидатурасы премьер-министр вазыйфасына тәкъдим ителә һәм 14 декабрьдә Үзбәкстан Югары Мәҗлесенең () закон чыгару палатасы һәм сенатның уртак утырышында карала һәм расланаОлий Мажлис Абдулла Ориповни Ўзбекистон Республикаси Бош вазири лавозимига тасдиқлади. kun.uz, 14.12.2016.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2006 — «Меҳнат шуҳрати» (Хезмәт даны) ордены (Үзбәкстан) «Дўстлик» (Дуслык) ордены (Үзбәкстан) 2018 — 2нче дәрәҗә Исмоили Самони ордены (Таҗикстан) — «дуслык һәм тату күршелек мөнәсәбәтләрен ныгыту, киңәйтү һәм үстерү, шулай ук мәдәни-гуманитар, социаль-икътисади һәм фәнни-техник элемтәләрне ныгытуга зур өлеш кертүе өчен» Президент Таджикистана наградил Арипова и Камилова. uz.sputniknews.ru

Гаилә хәле Өйләнгән, биш кызы бар.

Сылтамалар Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры. Үзбәкстан Республикасының хөкүмәт порталы Ўзбекистон Бош вазирлигига номзод Абдулла Орипов таржимаи ҳоли. kun.uz, 13.12.2016 Abdulla Aripov. Facebook

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз

Төркем:Әлифба буенча сәясәтчеләр Төркем:Үзбәкстан сәясәтчеләре Төркем:Үзбәкстан премьер-министрлары Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Икътисад фәннәре кандидатлары Төркем:«Мехнат шухрати» ордены кавалерлары Төркем:«Дустлик» ордены кавалерлары Төркем:Исмоили Самони ордены кавалерлары