Идмас Үтәгәнов, Идмас (ЭдмасТатар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997, 240нчы бит.) Хәмит улы Үтәгәнев (1931 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан – 2012 ел, РФ, ТР, Казан) ― кинорежиссер, 1960―1991 елларда Казан телевидение студиясе һәм 1979―1991 елларда Казан кинохроника студиясе режиссеры, Татарстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1990). Россиянең шәрәфле кинематографисты Утяганов Эдмас Хамитович. «Милләттәшләр» порталы.
Тәрҗемәи хәле 1932 елда Казанда туган. Әтисе ягыннан бабасы Казан сәүдәгәре, «Брадәрән Үтәгәновларның сәүдә йорты» () хуҗасы булган. Әтисе Хәмит театрда суфлер була, аннары режиссер буларак артистлар (мәсәлән, Фатыйма Ильская) белән шөгыльләнгән. Әнисе ягыннан бабасы сәнгатькә тартылган, шәһәр театрында үз ложасы булган. Әнисе Бибинур (Ситдыйкова) циркта, театрда, филармониядә администратор булып эшләгән. Улына Идмас (Искусство для масс) исеме биргән.
Октябрь инкыйлабыннан соң, Үтәгәновлар гаиләсе таркала. Сәүдәгәр бабасы Сәмәркандка китеп бара. Әбисе аның белән китәргә өлгерә алмый кала, «халык дошманы» хатыны буларак, төрмәгә ябыла. Идмасның әтисе репрессиягә эләгә: 1941 елда Әстерхан колониясенә озатыла, шунда һәлак була.
Әтисез калгач, Идмас якын туганнары Камал Сәләхетдинов (Камал III) гаиләсендә тәрбияләнә. Башлангыч мәктәпне, 1943 елда столярлык һөнәренә өйрәтүче һөнәр училищесын тәмамлый. 16 яше тулмау сәбәпле, укыганда эшләп йөргән 22нче (авиация) заводына эшкә алмыйлар. Театр училищесына укырга керә, ләкин татарча чиста сөйләшмәгәч, аннан китәргә мәҗбүр була. Гармун фабрикасына столяр булып урнаша. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Идел-Дон каналы төзелешенә китә. 1958 елда Казанга әйләнеп кайта. Татарстан күчмә театрына эшкә урнаша: башта кечкенә рольләрдә уйный, режиссерның (Кәшифә Тумашева) ярдәмчесе була.
Сәнгать тармагында ныклы белем алу теләге блән Мәскәүгә китә. ГИТИСның театр белгечлеге факультетын тәмамлый. Диплом эшен Мохтар Мутинга багышлый. Ленинградта режиссерлар курсын тәмамлап, 1960 елдан Казан телевидение студиясендә эшли башлый.
Казан телевидение студиясе
Казан телевидение студиясендә беренче чорда режиссерлар җитмәү сәбәпле, аңа төрле редакцияләрдә: пропаганда, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, «Яңалыклар», балалар һәм яшьләр редакцияләрендә режиссер булып эшләргә туры килә. Телевидение тапшыруларын әзерләү белән бергә, И. Үтәгәнов документаль фильмнар да төшерә. Беренче фильмы ― 1966 елда Мулланур Вахитовка багышлап төшергән «Халык комиссары турында хикәят» (, кинооператор Валерий Николаев). 1967 елда Хөсәен Ямашевка багышланган икенче фильмы чыга. ТАССРның 50 еллыгына багышлап «Совет Татарстаны» () фильмы төшерелә. Анда Болгар чорыннан башлап татар халкының тарихы күрсәтелә. Татар театрының 70 еллыгына карата 1976 елда «Татар театры тарихы» фильмы чыга. Казан телевидение студиясе белән бервакытта Казан кинохроника студиясендә дә эшли. Үзгәртеп кору чоры башлангач, исемнәре тыелган шәхесләрне күтәрә: 1987 елда «Галимҗан Ибраһимов», 1996 елда Мирсәет Солтангалиев турында «Мин кем соң ?» () фильмнары эшләнә.
Нәкый Исәнбәт әсәрләренә нигезләнеп, 12 сериядән торган, 6 сәгатьлек «Мырау батыр» исемле татар мюзиклын төшерә (музыка авторы Рәшит Абдуллин).
1991 елда пенсиягә чыга. Халык тарихының Болгар чорына кадәрге өлешен чагылдырган «Азат мәргән» фильмын иҗат итә. Бөек Җиңүнең 50 еллыгына Татарстанның 13 Советлар Берлеге Каһарманы турында 2 серияле фильм эшләнә. Сара Садыйковага багышланган 3 сәгатьлек «Моңсара» фильмы төшерелә. Әлеге хезмәт өчен кинооператор Юрий Гвоздь белән икесе Тукай премиясенә тәкъдим ителә. 40 фильмнан торган «Замандаш» телесериалына 3 ел гомерен багышлый: «Рәссам Илдар Ханов», «Композитор Софья Гобәйдуллина», «Академик Мансур Хәсәнов», «Шагыйрь Ренат Харис», «Салих Сәйдәшев» һ. б. Киноюбиляры. Централизованная библиотечная система, г. Набережные Челны.
И. Үтәгәнов тарафыннан 5 телесериал, 60 телефильм, 20 кинофильм, 60 тан артык «На Волге широкой», «Татарстан» журналлары номерлары дөньяга чыгарылган. Куйбышевта (Самар) узган зона кинофестивалендә Мулланур Вахитовка багышланган фильмы 1нче дәрәҗәле Дипломга лаек була.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентларына кино теориясе һәм тарихы буенча дәресләр бирәИдмас Утяганов отмечает 50-летие творческой деятельности. Татар-информ, 11.04.2008.
2012 елда вафат була.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1990 ― Татарстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе Россиянең шәрәфле кинематографисты
Гаиләсе Улы Сәйяр, математика укытучысы (1964–2021)Павел Шмаков. Павел Шмаков: «Сайяр Идмасович просто влюблял детей в сумасшедше трудную математику». business-gazeta.ru, 26.01.2021Ушёл из жизни Сайяр Эмдасович Утяганов, выпускник кафедры теории относительности и гравитации Казанского университета. Сайт КФУ, 21.01.2021. Кызы Ләйсән (Лейсан, 1973), оныгы Софья (1997).
Искәрмәләр
Әдәбият Әгъзам Фәйзрахманов. Үзе Идмас, үзе Үтәгәнов. «Татарстан яшьләре», 1.04.2021, 6нчы бит.
Сылтамалар
Елена Алексеева. Рубежные даты Идмаса Утяганова. «Республика Татарстан», 27.02.2006
Төркем:Әлифба буенча кинорежиссёрлар Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:ССРБ кинорежиссерлары Төркем:Русия кинорежиссерлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Татарстан телевидение режиссерлары