Диңгезбаева Рәвилә Муса кызы (10 декабрь 1958 ел) — агроном, педагог. Баймак районындагы Урал аръягындагы агросәнәгать колледжының директор урынбасары. Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2004). Биографиясе Рәвилә Муса кызы Диңгезбаева 1958 елның 10 декабрендә Башкорт АССРныңБаймаҡ районы Күсәй авылында туган.
1974 елда туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагачШкола с. Кусеево, укуын 1-нче Төрекмән авыл мәктәбендә дәвам итә һәм 1976 елда тәмамлый.
1982 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлаганнан соң, юллама буенча туган районына кайта. Биредә югары белемле яшь белгечне ул чактагы Баймак авыл хуҗалыгы техникумының ВЛКСМ комитеты секретаре итеп куялар.
Хезмәт эшчәнлеге 1983 елдан башлап Рәвилә Диңгезбаева «Урал аръягындагы агросәнәгать колледжы»ның исемнәрен алган бу махсус урта уку йортында хезмәт эшчәнлеген дәвам итә: укытучы була, күп еллар директорның укыту эшләре буенча урынбасары вазифасын башкара. Югары категорияле укытучы буларак, бүгенге көнне ул — колледжның укыту бүлеге мөдиреh[ttp://www.uverenniy.ru/svedeniya-o-kadrovom-pedagogicheskom-sostave.html Сведения о кадровом педагогическом составе Государственного бюджетного профессионального образовательного учреждения Баймакский сельскохозяйственный колледж на 29 сентября 2015 года].
1990 елда төп эшеннән аерылмыйча, читтән торып К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясенең педагогия факультетын тәмамлый.
Намуслы эшчәнлеге өчен Рәвилә Муса кызы Диңгезбаева 2004 елда «Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була[https://www.lawmix.ru/zakonodatelstvo/1470097 Указ Президента Республики Башкортостан от 06.05.2004 № УП-253 «О присвоении почетного звания "Заслуженный работник народного образования Республики Башкортостан" работникам образования»], 2015 елда Баймак район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Укытучының тикшеренү эшләре 2015/2016 уку елында Мәләвез шәһәрендә узган "Фәнгә адым" һәм 2016/2017 уку елында Сибай шәһәрендә оештырылган "Фәнгә тәүге адымнар" фәнни-гамәли конференцияләр йомгаклары буенча әзерләнгән җыентыкларда басма.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2004)Сведения о кадровом педагогическом составе Государственного бюджетного профессионального образовательного учреждения Баймакский сельскохозяйственный колледж на 01 сентября 2014 года .
Искәрмәләр
Сылтамалар
«Бәйләнештә» социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсе Землю красит солнце, а человека — труд. 12 октября 2017 года. Портал Муниципальный район Баймакский район республикасы Гербы Төркем:Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Баймак районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1958 елда туганнар Төркем:10 декабрь көнне туганнар