Tat Cult Fest - заманча татар сәнгате фестивале. 2018 елдан бирле август азагында Казан кирмәнендә уза.

Концепция Татар музыкасында, әдәбияты, театрында, рәсем сәнгатендә һәм кинода заманча һәм эксперименталь проектлар тәкъдим итә. Миссиясе: "Татар сәнгатен сыйфат ягыннан яңартып конкуренциягә сәләтле дәрәҗә чыгару, ә татар телен — халыкара мәдәнияткә интеграцияләү."

Фестиваль төрле мәдәниятләр өчен ачык, аның сәхнәләрендә татар телендә генә түгел, ә чуваш, мари, якут, алтай, рус, алман, төрек телләрендә әсәрләр башкарыла.

Тарих Беренче Tat Cult Fest - 2018 ел Фестиваль өч көн үткәрелде (29 нчы август киченнән 1 нче сентябрь иртәсенә кадәр). Беренче чарасында дөньяның 20 шәһәреннән 30лап музыкаль төркем катнашты: Зөлфия Камалова дуэты Рәдиф Кашапов Baradj Juna төркеме Gauga төркеме Һәм башкалар. Лекторийларда һәм ворк-шопларда урбанистика һәм журналистика мәсьәләләре турында фикер алышу булды. Театр мастер-классын Нурбәк Батулла үткәрде. Фестивальгә 35 меңгә якын кунак килде.

Фьюжн-сәхнә катнашучылары (лайнап буенча): Baradj, Azat Sound System, Jazz'Ell, Juna төркеме, Zarina, The CheekLaWeek, Ислам Сатыров, , Zulya, The Children of the Underground.

Рок-сәхнә катнашучылары (лайнап буенча): Super Tatar, Карт Аяк төркеме, Рәдиф Кашапов, Ак Бүре төркеме, Gauga төркеме, Burelәr, Shurale, Yummy Music Band, дуэты.

Электрон музыка сәхнәсе катнашучылары (лайнап буенча): L (Лейла Машарипова), K-Ru, Malsi Music, Said Olur, Ayguyl, Djinn City.

Икенче Tat Cult Fest - 2019 ел Фестиваль 28-30 нчы августта узды. Чыгыш ясаучылар төркеменә алдагысы елдан K-Ru, Гөлназ Батталова һәм башкалар өстәлгән. A-BAND төркеме Әлфия Авзалованың җырларының трибьюты белән чыгыш ясады.

Әдәби иҗат буенча сыйныфны Марат Кәбиров үткәрде. 2019 елгы Tat Cult Fest күргәзмә зонасы Казанның шәһәр риваятларын яңадан уйларган андеграунд Казан рәссамнарын берләштергән.

Фестивальгә 48 меңгә якын кеше килгән.

Зур сәхнә катнашучылары (лайнап буенча): Zulya, Başkarma, The Sounds of Tsingiskhan, Zarina & The CheekLaWeek, Juna төркеме, Gauga төркеме, Baradj, Рәдиф Кашапов, A-BAND, Артур Исламов, Эльза Заяри, Abadeli, Карт Аяк төркеме, Үрмәкүч, Taraf band.

Кече сәхнә катнашучылары (лайнап буенча): дуэты, Нурминский, Лэйна, Ilgiz, Usal, Rena Rnt, Malsi Music, K-Ru, Альфред Батыршин, Sagitova, The Kam, Гөлназ Батталова, ALTAN, New Моң, Said Olur, Yellow Side.

Электрон сәхнә катнашучылары (лайнап буенча): Taturas, uwiam, Ваня Лимб, Ayguyl, Mostapace, Djinn City. Шулай ук махсус Театр сәхнәсе, Күргәзмә зонасы, Әдәби зона, Дизайн-маркет, «Время Кино» зонасы, Балалар зонасы, «Прометей» медиаарт зонасы, Блогерлар зонасы һәм башка чаралар һәм аерым мәйданчыклар оештырылды.

Өченче Tat Cult Fest - 2020 ел 2020 елда фестиваль Татарстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү белән туры килде, шуңа күрә төп тема төбәк тарихы булды. Ун заманча рәссам тарихи вакыйгаларга бәйле ун арт-объектны күрсәттеләр.

Элек чыгыш ясаган коллективлардан тыш, Shanu (чуаш телендә джаз), Qaynar (татар һәм алтай телләрендә Рәдиф Кашапов белән инди-рок проект), ОММАЖ (татар телендә синти-поп), "ПТУ" (техно); TAT CULT LAB эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән яшь төркемнәр чыгыш ясады.

Пандемиягә карамастан, фестивальгә 40 меңнән артык кеше килгән.

Дүртенче Tat Cult Fest - 2021 ел Фестиваль 30 нчы августта узды. 2021 елда TAT CULT FEST тел феноменын төрле яклардан һәм төрле кораллар ярдәмендә тикшерәнгән. Фестивальнең белем бирү мәйданчыкларында лекцияләр һәм мастер-класслар: Илья Барамия, Әлфрид Бустанов, Наталья Федорова, Эльза Нәбиуллина һәм башкалар үткәрелделәр.

Визуаль сәнгатьне шәһәрләрдән: Казан, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Мәскәү, Пешавар һәм Бостон рәссамнар күрсәттеләр.

Оештыручылар "Yummy Music" музыкаль лэйблы "Криптон Медиа" продюссерлы үзәге. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә

Шулай ук карагыз Ильяс Гафаров

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча фестивальләр Төркем:Казан фестивальләре Төркем:Татар фестивальләре