Леван Григорьевич Абелишвили (1909-1974) - электротехника өлкәсендә совет галиме.Национальная библиотека парламента Грузии
Техник фәннәр докторы (1955), профессор (1956), Грузия ССР фәннәр академиясенең корреспондент әгъзасы (1961), Грузиянең фән һәм технология өлкәсендә мактаулы хезмәткәре (1967), Грузия Совет Энциклопедиясенең төп редакция советы әгъзасы.
Биографиясе 1909 елның 3/16 апрелендә Тифлиста дворян гаиләсендә туган. Әтисе - Григорий Леванович Абелишвили Кавказ тимер юлы башлыгы була. Анасы - Антонина Абелишвили, беренче грузин киноактрисасы, 1916 елда "Кристинэ" фильмында тцп рольне башкаручы.
1931 елда ул Кавказ арты энергетика институтын тәмамлый.
Грузиядә һәм СССРда транспорт өчен электр тарту пионерларының берсе. Аның әшләре электр тарту, аның исәпләү, йөрешле состав һәм нергия белән тәэмин итү системалары теорияләре, шулай ук, җылылык исәпләү һәм йөк электр двигательләрен сынау, контакт үткәргечләрне җылыту теориясе, озын поездларның инерцион авырлыгын исәпләү һ.б. белән бәйле.
Грузия техник университетының электр транспорты кафедрасына нигез салучы.
Ул Ленин ордены белән бүләкләнгән.
Искәрмәләр
Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Грузия галимнәре Төркем:ССРБ галимнәре Төркем:Техник фәннәр докторлары Төркем:1974 елда вафатлар Төркем:16 март көнне вафатлар Төркем:1909 елда туганнар Төркем:3 апрель көнне туганнар Төркем:Грузия техник университетын тәмамлаучылар Төркем:Грузия техника университеты укытучылары