Самарий (, Sm) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 62. Лантаноидлар төркеменнән. Гади матдә самарий — каты металл, ак төстә.

Символы Самарий элементының символы — Sm (Самарий тип укыла).

Тарихы һәм атаманың килеп чыгышы Элемент самарскит минералыннан аерып алынган ((Y,Ce,U,Fe)3(Nb,Ta,Ti)5O16). Бу минерал 1847 елда урыс тау инженеры, полковник В. Е. Самарский-Быховец хөрмәтенә аталган (шул минерал өлгесен тикшеренүгә алырга рөхсәте өчен немец химигы Генрих Роза тәкъдиме буенча)Гейнрих Розе. Состав уранотантала и колумбита из Ильменских гор / Горный журнал, 1847, ч. II, кн. 4, с. 108—126.. Самарскитта яңа, моңача билгеле булмаган француз химик элемент табылган спектроскоп ысулы белән 1878 елда Делафонтен һәм 1879 елда Лекок де Буабодран тарафыннан табылган. Бу 1880 елда Швейцария химигы Ж. де Мариньяк ачыш булуын раслый. Элемент минерал буенча самарий дип атала; Бу тарихта чын кеше исеме бирелгән беренче очрак, шуңа кадәр мифологик персонажлар исеме кушыла торган булганChemistry in Its Element — Samarium, Royal Society of Chemistry.Samarium: History & Etymology .. Беренче тапкыр саф самарий ХХ гасыр башында гына бүлеп алына.

Табигатьтә Җир кабыгында самарий нисбәте — 8 г/т, океан суларында — 1,7 мг/лJ.P. Riley and Skirrow G. Chemical Oceanography V. I, 1965.

Ятмалары Самарий лантаноидлар составына керә, аларның ятмалары Кытай, АКШ, Казакъстан, Рәсәй, Украина, Австралия, Бразилия, Һиндстан, Скандинавия дәүләтләрендә табылган.

Чыгарып алу Металлик самарий җитештерү структурасына һәм икътисади күрсәткечләргә ярашлы рәвештә, металлургия һәм электролитик ысуллар белән алына. Дөньяда самарий чыгарып алу берничә йөз тонна белән дип бәяләмә бирелә, күбесе монацит комнан ион алмаштыру ысуллары белән чыгарыла.

Физик үзенчәлекләре Самарий металлы — тышкы күренеше белән кургашка, ә механик үзенчәлектәре буенча — цинкка охшаган.

Искәрмәләр

Әдәбият Самарий// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 22-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Чыганаклар Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source. IUPAC Standard Atomic Weights Revised (2005).

Сылтамалар Самарий//Большая российская энциклопедия Самарий на Webelements Самарий в Популярной библиотеке химических элементов Ряд свойств гексаборида самария

Төркем:Химик элементлар