Габулла Тукай һәйкәле () ― Пермь крае Барда районы административ үзәге Барда авылында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга (1886―1913) 2013 елның 28 июнендә ачылган һәйкәл (бюст).
Урыны Шагыйрьнең язмышы Барда белән тыгыз бәйләнгән, чөнки әнисе Бибимәмдүдә ягыннан бабасы Зиннәтулла Әмиров биредә туган һәм яшәгәнСквер имени Великого татарского поэта Габдуллы Тукая. МАУ «Бардымский центр культуры и досуга».
Шагыйрьгә һәйкәл (бюст) Барда үзәк мәйданында, район хакимияте бинасы янындагы (Совет ур., 14) Габдулла Тукай исемендәге скверда урнаштырылган. Әлеге скверда волость старшинасы да бюст куелган.
Тарих
Район земство җыелышы депутаты, татар һәм башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Сәлим Нәҗип улы НазинСегодня отмечает свой День рождения Салим Назипович Назин 2012 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл кую һәм, гомумән, Тукай паркын булдыру идеясе белән чыккан. Бюстны булдыру һәм урнаштыру Барда муниципаль районы башлыгы С. М. Ибраев, Пермь крае губернаторы администрациясе, Пермь крае мәдәният министрлыгы, «Лукойл-ПЕРМЬ» ҖЧҖ ярдәмендә башкарылган. Паркны төзү инициаторы С. Н. Назинның проекты «Лукойл-ПЕРМЬ» ҖЧҖнең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында грант алган. Шулай ук проектны гамәлгә ашыру өчен Татарстан мәдәният министрлыгы Пермь крае татарларының милли-мәдәни автономиясенә грант биргән. Березники рәссамы һәм скульпторы Наил Габдушев Г. Тукай әсәренә нигезләнеп, паркта кую өчен Шүрәле һәм Былтыр, Су анасы скульптураларын ясаганПарк Тукая в Барде. «Таң».
2013 елның 28 июнендәПамятник поэту 28 июня 2013 года. Бардымский чак-чак ВКонтакте Пермь крае Барда районы административ үзәге Барда авылында узган Бөтендөнья авыл Сабантуе көннәрендә ачылганПрошло торжественное открытие сквера и бюста поэту Мусе Джалилю. Всемирный конгресс татар, 15.06.2024. Шул ук көнне Барда җәмигъ мәчете дә рәсми рәвештә ачылганНа Сабантуе в Барде установили памятник Габдулле Тукаю. АиФ Пермь.
Бюст Казанның эксперименталь җитештерү заводында бронзадан эшләнгән.
2013 елның 28 июнендә һәйкәл ачылу тантанасында танылган шагыйрьләр һәм язучылар – Рәмис Аймәт, Вакыйф Нуриев, Гәрәй Рәхим, Айдар Хәлим, Зиннур Мансуров, Шәмсия Җиһангирова, Рифә Рахман, Флера Тарханова, Рәдиф Сәгъди, Госман Садә, Булат Ибраһимов һ.б. катнашып, Габдулла Тукай хөрмәтенә язылган шигырьләрен укыган.
29 июньдә Бардада IV Бөтенроссия авыл Сабантуена барыр алдыннан, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Леонид Гильченко, Пермь крае губернаторы , Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан Республикасы премьер-министры урынбасары , Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салган.
Моны да карагыз Муса Җәлил һәйкәле (Барда)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Памятник Тукаю в Барде. Тукай дөньясы
Төркем:Пермь крае һәйкәлләре Төркем:Тукайга һәйкәлләр Төркем:2013 елда барлыкка килгәннәр