Илфат Абдуллин, Илфат Ринат улы Абдуллин (Ильфат Ринатович Абдуллин; 1998 елның 9 гыйнвары, Казакъстан, Алматы өлкәсе, Талдыкорган районы, Караболак) ― казакъстанлы спортчы (җәядән ату). Олимпия уеннарында катнашучы. Җәядән ату буенча Казакъстан Республикасының халыкара класслы спорт мастерыАбдуллин Ильфат Ринатович. Олимпистер анкетасы.

Тәрҗемәи хәле 1998 елның 9 гыйнварында Казакъстанның Алматы (2022 елдан Җидесу) өлкәсе Талдыкорган (2000 елдан Ескелде) районы үзәге Караболак бистәсендә (2016 елдан авыл) татар гаиләсендә туган Гульназ Бадретдин, Айрат Нигматуллин. 27 татар-олимпийцев в Токио: от правнука Галимджана Ибрагимова до сержанта армии США. Бизнес-Онлайн, 23.07.2021Ilfat Abdullin. Olympedia. Әти-әнисе чыгышы белән Татарстаннан һәм Башкортстаннан. Татар һәм казакъ телләрен беләИльфат Абдуллин ― спортсмен, будущий олимпийский чемпион. Вконтакте, 17.08.2021. Югары белемле: Талдыкорганда Алматы өлкәсенең югары спорт осталыгы мәктәбендә дүрт ел укып, аны тәмамлаганнан соң, Җидесу дәүләт университетында укуын читтән торып дәвам итә «Тренировки ― это моя свобода». Олимпийская история Ильфата Абдуллина. olympic.kz, 25.02.2020.

Спорт карьерасы Анталиядә (Төркия) Җәядән ату буенча өченче этабында чыгыш ясаган. Рейтинг раунды нәтиҗәләре буенча, анда Казакъстан укчысы 651 очко җыя һәм 79нчы урынны ала, ул белорус белән беренче раундта туры килгән һәм аңа 2:6 оттырган.

2017 елда Даккада (Бангладеш) узган Азия чемпионатында Абдуллин 1/32 финал стадиясенә кадәр барып җитә.

2018 елда Джакартада (Индонезия) узган Абдуллин дүртенче урынны яулаган. Ярымфиналда ул (Көньяк Корея), ә бронза медаль өчен көрәштә (Индонезия) 2:6 исәбе белән җиңелгән. Шулай ук ул ир-атлар командасы составында бишенче урынны һәм катнаш парлар турнирында тугызынчы урынны алган.

Шул ук елны ул Дөнья кубогының өч этабында катнаша: Шанхайда ул шәхси турнирда 57нче һәм катнаш команда составында тугызынчы була, Анталиядә беренче матчларда оттыра һәм шулай ук 57нче була. Иң яхшы нәтиҗәне Берлинда күрсәткән: шәхси турнирда 1/16 финалга кадәр барып җиткән.

2019 елда Абдуллин Хертогенбостагы (Нидерланд) Дөнья чемпионатында 1/32 стадиясендә оттыра һәм ир-атлар командасы составында алтынчы урын ала. Шанхайдагы Дөнья кубогында 1/32 финал стадиясендә төшеп кала, Анталиядә 1/16 финалга кадәр барып җитә. Шулай ук Төркиядә ул катнаш парлар турнирында шул ук стадиядә төшеп калган. Бангкокта Азия чемпионатында 1/16 финалга кадәр барып җиткән.

2021 елда Илфат Дөнья Кубогында иң яхшы нәтиҗә күрсәтә: Парижда 1/8 финалга кадәр барып җитә. Шулай ук ул катнаш парлар турнирында тугызынчы була. Лозаннадагы этапта 1/32 финал стадиясендә оттырган.

Коронавирус пандемиясе аркасында 2021 елга күчерелгән, Токиодагы Җәйге Олимпия уеннарында һәм белән ир-атлар команда турнирында җыелма команда составында 1/8 финалда Һиндстан җыелмасына оттырган. Шәхси турнирда 1/8 финалга кадәр барып җитә һәм британияле һәм нидерландлы ны җиңә, кытайлы оттыра.

2024 елгы Илфат Абдуллин ялгыз чыгышлар стартында оттырган Лион Ерметов. Казахстанские лучники завершили свои выступления на Олимпиаде-2024. nur.kz, 1.08.2024. Дөнья рейтингында 26нчы урынны биләүче Абдуллинның 1/32 финал стадиясендә көндәше дөнья чемпионатының көмеш призеры Канада укчысы, дөнья топының бишенче номеры булган. Беренче сессиядә канадалы җиңгән (28:27). Икенче сессиядә тигез исәп теркәлгән (28:28). Өченче сессиядә укчылар шулай ук тигез бара (29:29). Дүртенче сет Илфат файдасына була (29:28). Бишенче сетта Питерс җиңә (28:26). Йомгаклау исәбе канадалы файдасына ― 6:4, ул 1/8 финалга чыкканЗарина Кусанова. Казахстанский лучник Ильфат Абдуллин завершил выступление на Олимпиаде-2024. nur.kz, 30.07.2024.

Спорт уңышлары Берничә тапкыр Казакъстан Республикасы чемпионатлары һәм кубоклары җиңүчесе һәм призеры Халыкара һәм республика турнирларының берничә тапкыр җиңүчесе һәм призеры 2019 ― Бангкокта (Таиланд) узган Азия Кубогы җиңүчесе 2019 – Голландиядә Дөнья чемпионатының ярымфиналына үтә һәм Токиодагы ХХХІІ Җәйге Олимпия уеннарына юллама ала 2020 – Бангкокта (Таиланд) узган Азия Кубогының көмеш призеры 2021 – Токио шәһәрендә узган ХХХІІ җәйге Олимпия уеннарында катнашучы 2024 – Париж шәһәрендә узган ХХХІІІ җәйге Олимпия уеннарында катнашучы

Искәрмәләр

Сылтамалар

Ilfat Abdullin. Olympedia «Тренировки ― это моя свобода». Олимпийская история Ильфата Абдуллина. olympic.kz, 25.02.2020 Ruman Shana v Abdullin Ilfat – recurve men gold. Bangkok 2019 Asia Cup leg 1. YouTube видео, 10:48 → Илфат Абдуллин җиңә

Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Казакъстан спортчылары Төркем:Казакъстанның халыкара класслы спорт мастерлары Төркем:2020 елгы җәйге Олимпия уеннарында катнашучылар Төркем:2024 елгы җәйге Олимпия уеннарында катнашучылар