Искәндәр Сираҗи, Искәндәр Илһам улы Сираҗиев (Искандер Ильгамович Сиразиев; 1972 елның 11 декабре, СССР, РСФСР, Архангельск) ― журналист һәм җәмәгать эшлеклесе, «Сираҗи сүзе» газетасын оештыручы һәм редакторы, 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасыСираҗи Искәндәр. Татарстан Язучылар берлеге.

Тәрҗемәи хәле 1972 елның 11 декабрендә Архангельскида туган. Татарстан АССР Биектау районыннан чыккан әби-бабасы 1920-елларда әлеге шәһәргә сөрелгән булган. 1953 елдан соң әнисенең әбисе Һаҗәр туган авылына кайтып урнаша алган. Әнисе Фирдәвес Ташлы Кавалга кайтып яши башлаган. Улына җиде ай тулгач, аны әбисе тәрбиясендә калдырып, Казанга китеп барган (1989 елда 34 яшендә фаҗигале төстә үлгән)Лилия Загидуллина. Искандер Сиразиев: «Ильгам Шакиров растил меня как родного сына». Татар-информ, 12.09.2021.

Ташлы Кавал мәктәбендә урта белем алган, Казан театр училищесын (1993 елда; Ләйсән Мәхмүтова, Чулпан Казанлы, Шамил Фәрхетдинов, Миләүшә Имамова, Алсу Хәбетдинова, Марат Касыйм, Илфат Камали, Ирек Әхмәтхан белән бергә Шамил Бариев курсында укыган), читтән торып Казан мәдәният һәм сәнгать институтының режиссура бүлеген тәмамлаган. Театр училищесында укыган елларында Илһам Шакировның фатирында яшәгән. Эстрадада Рөстәм Маликов, Хәнәви Шәйдуллин кебек җырчылар белән эшләгән, концертлар алып барган. Сәхнәдән сөйләү өчен юмористик әсәрләр яза башлаган. Студент елларында Казан татар дәүләт яшь тамашачылар («Сандугачлар килгән безгә»дә Айтуган, «Уеннан — уймак»та Гольфстим), Кәрим Тинчурин исемендәге («Сөембикә егет сайлый»да Искәндәр), Камал («Кара билбау сере»ндә негр малае, «Хуҗа Насретдин»да массовкада) театрлары спектакльләрендә уйнаган.

1993 елда «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенә яңалыклар укучы диктор булып урнашкан. Репортажлар һәм тапшырулар әзерләп, журналист һөнәрен үзләштергән, газета-журналларга мәкаләләр язган.

1996 елдан «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Акчарлак» газеталарында, «Идел» журналында эшләгән.

2015 елдан «Сираҗи сүзе» газетасын оештыручы (хуҗасы) һәм баш редакторы (2014 елның 21 мартында теркәлгән) Искандер Сирази: «Выручающий фонд "Ярдам"». «Ярдам-Помощь», 10.11.2023.

«Татполит» Youtube каналын гамәлгә куйган (рәсми версия буенча, канал чит ил агенты дип танылган һәм хәзер Төркиядә яшәүче политолог Руслан Айсинныкы)Сираджи! Дружище! Ну наконец-то за тебя взялись.. Евгений Ефремов Вконтакте, 19.12.2023.

«Сираҗи бәян итә» Telegram каналын ачканСираҗи бәян итә @elmira_siraji Telegram канал.

Иҗаты Беренче әдәби әсәре «Отелло»ның өйләнүе, яки Ленар Гыйльметдинов һөнәр алмаштыра» юмористик бәяны 2004 елда «Идел» журналында чыккан. Хикәя-бәяннары «Казан утлары», «Идел» журналларында, көндәлек матбугатта басылган.

Драматургия өлкәсендә дә эшли. 2005 елда аның «Сержант» драмасын Казан Татар дәүләт Яшь тамашачылар театры сәхнәләштергән. 2007 елда «Барс-Медиа» студиясе «Күкләр никахы» хикәясе буенча шул исемдәге фильм төшергән (сценарий авторы үзе). 2009 елда шул ук студия аның «Яңа ел кичендә…» дигән фильмын төшергән. 2021 елда Буа драма театры «Гыйсметдин тәүбәсе» әсәре буенча «Тәүбә» спектакле куйган (куючы-режиссеры Айдар Җаббаров, баш рольдә Раил Садриев)Татьяна Тихоновец. Буинский дом. Петербургский театральный журнал (Официальный сайт).

«Үткәннәрдән качып барышлый», «Бер утыру – бер гомер» (автор 2003 елда РФ Җинаять кодексы маддәсе буенча хөкем ителгәнАлмаз Ахмадеев. За лидерами татарских националистов – судимости, присвоенные деньги, испорченная репутация. kazanfirst.ru, 17.05.2014) бәяннары, ике дистәгә якын хикәяләре, публицистик язмалары дөнья күргән.

Фильмография 1998 ел ― «Казачья быль» (режиссёр Николай Гусаров, ) ― эпизод Фильм Казачья быль (1999) - актеры и роли. Кино-Театр.Ру 2006 ел ― «Кешечә яшик» («Яңа гасыр» телевидениесе) 2007 ел ― «Кунак» («Ният» киностудиясе) 2008 ел ― «Школьные подруги» (режиссер Наргиз Нур, «Татарфильм»)Фильм "Школьные подруги, 2008". KinoClever

Шәхси тормышы 20 яшендә өйләнгән. Беренче никахыннанВенера Сиразиева: фильмы, биография, семья, фильмография. Кинопоиск кызы Айгөл (Мәскәү медицина университетында стоматологка укыган). Икенче никахы Эльмира Сәгыйдулла кызы, журналист. Кызлары Йолдыз, Рәйхан, уллары Арслан, Ирхан. Балалары Казанның 2нче санлы татар мәктәбендә укый. Биектау районының Чернышевка авылында яшиләр.

Тоткарлау 2023 елның ноябрендәОбыски проходят у известного татарского журналиста Искандера Сиразиева. Селдон Новости, 16.11.2023, 2024 елның 9 октябрендә куәт оешмасы вәкилләре Искәндәр Сираҗи өендә һәм «Сираҗи сүзе» редакциясендә тентү уздырганКирилл Антонов. В Казани у журналиста Искандера Сиразиева прошли обыски. Коммерсантъ Казань, 16.11.2024. Журналистның үзен Тикшерү комитетына алып китеп, изоляторга ябып тотканнар. Җинаять эше ачуга сәбәпче булган видеоның текстына лингвистик экспертиза ясатыла Искәндәр Сираҗи: «Юкны бушка аударып, бук тибеп яту!» Tatar_today Вконтакте, 28.11.2024. 2024 елның 28 ноябрендә журналист Тикшерү комитетына күрсәтмәләр бирергә барган.

Искәндәр Сираҗи шәхси тормыш турында мәгълүмат җыю һәм аны тарату турындагы (Җинаять кодексының 137нче маддәсе 1нче өлеше) җинаять эшендә шикләнелә. Гаепләү документы 207 биттән тора Татарстандагы нәшир, журналист Искәндәр Сираҗига гаепләү документы 207 биттән тора. t.me/sirajilar, 13.09.2025.

Искәрмәләр

Сылтамалар Лилия Загидуллина. Искандер Сиразиев: «Ильгам Шакиров растил меня как родного сына». Татар-информ, 12.09.2021 Сираҗи Искәндәр. Татарстан Язучылар берлеге

Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Татар язучылары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар