Рафаэль Юнысов, Рафаэль Сөләйман улы Юнысов (Рафаэль Сулейманович Юнусов; 1950 елның 2 феврале, СССР, РСФСР, Мөслим районы, Мәлләтамак) – икътисадчы-менеджер, 1993 елдан «Чаллы икмәге» АҖ генераль директорыЧелны хлеб, Набережные Челны. Россиянең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре (2007). Яр Чаллы шәһәренең (2004) һәм Мөслим районының мактаулы гражданыЮнусов Рафаэль Сулейманович. Набережные Челны.
Тәрҗемәи хәле 1950 елның 2 февралендә Татарстан АССР Мөслим районы Мәлләтамак авылында дүрт балалы (өч ул, бер кыз) гаиләдә икенче бала булып туган. Әтисе Сөләйман Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып кайткан. Әнисе колхозда яшелчәчеләр бригадиры булып эшләгән.
Үсмер чагында ук Рафаэль Сөләйман улы өстәл-урындыклар, шкаф-комодлар ясаган, капка-коймалар корган. Унынчы класста укыганда, әтисе һәм туганнары белән берлектә, үз көчләре белән йорт салып кергәннәр. Югары уку йортында укыганда да өч урында эшләгән: институтта ярты ставкага балта остасы, хладокомбинатта (бүген «Холод» ААҖ) ишегалды себерүче, төзелештә электрик. Институт тәмамлаганга, армиядә (разведка дивизионында) 1 ел гына хезмәт иткән, оптик разведка командиры урынбасары һәм гарнизонның баш электригы вазыйфаларын башкарганГомер юллары. «Татарстан», 2005 ел, № 2.
Казан дәүләт ветеринария институтын (1973), Казан авыл хуҗалыгы институтын (1985), РФ Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясен тәмамлаган.
Хезмәт юлы Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлагач, Ленинабад өлкәсендә өлкә ветеинария шифаханәсендә, соңрак өлкә авыл хуҗалыгы министрлыгында инспектор булып эшләгән.
1975 елдан ― Татарстанда. 1975―1978 елларда ― Чаллы (1976 елдан Тукай) районы Илбакты совхозында (директоры Зөфәр Заһретдин улы Галиев) баш ветеринария табибы (гаиләсе белән Игенче, Калмаш авылларында яши).
1978―1981 елларда Чаллының Автозавод районы базарында директор урынбасары, соңыннан директор була.
1981―1986 елларда «Камгэсэнергострой»га караган «Отделстрой – 1» идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән.
1986―1988 елларда ― Алабуганың «Зима» тегү фабрикасы директоры.
1988 елдан Чаллы икмәк заводында (комбинатында): директор урынбасары, директор; 1994 елдан ― «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры. Республиканың азык-төлек предприятиеләре арасында «Чаллы икмәге» беренчеләрдән булып акционерлашкан. «Чаллы икмәге» ― басулар, элеватор-тегермәннәрдән башлап кибет киштәләренә кадәр арада күп санлы җитештерү һәм ярдәмче структураларны эченә алган, күп тармаклы, меңәрләгән эшчесе, автотранспорт предприятиесе, ремонт базасы, ун авылны берләштергән агрофирмасы һ.б. булган ширкәт. 2015 елда предприятие «Туган як» агрофирмасын гамәлгә куйган, ул Татарстанның өч районында ― Сарман, Минзәлә һәм Мөслим районнарында эшли. Авыл хуҗалыгы предприятиесен Рафаэль Юнысовның улы Эдуард Юнысов җитәклиРафаэль Юнусов стал почетным работником агропромышленного комплекса России. chelny-biz.ru, 14.02.2025История компании «Челны-Хлеб» ― история успеха. KP.RU, 26.08.2008.
Хәйриячелек «Чаллы икмәге»нең иганәчелеккә керткән өлеше дистәләгән миллионнар белән исәпләнә. Рафаэль Сөләйман улы ― Чаллыда җәмигъ мәчете төзелешенә иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе. Игенче авылында иман йорты төзелешенә үзеннән өлеш кертә. Туган авылы Мәлләтамакта мәчет салдыру, урамнарына асфальт җәйдерү, Тукай мәйданы (паркы) булдыру, шагыйрьгә һәйкәл куйдыру, чыршылар утыртып, авыл паркы булдыру, ел саен Сабан туйлары уздыру, туган авылы тарихын китап итеп бастырырга әзерләү кебек эшләрдә алдан йөри Рафаэль Юнысов: «Түбәң күккә тисә дә, аягың җирдә булыр».
Иҗтимагый эшчәнлеге Ике чакырылыш (1995―2004) Яр Чаллы шәһәр советы депутаты. Өч чакырылыш (2000―2004, 2004―2009, 2014―2019) ТР Дәүләт советы депутатыЮнусов Рафаэль Сулейманович. Единая РоссияДепутаты Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва (2014-2019 гг.). Яр Чаллы «Мөслим якташлыгы» җәмгыяте рәисеМуслюмовский район. dk-energetik.ru Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале «Россия икътисады лидеры» ордены ЮНЕСКОның «Шәфкатьлелек» алтын медале 2007 ― ― азык-төлек индустриясе өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Юнусов Рафаэль Сулейманович. Награды России, 2007-07-14 «Россиянең иң яхшы менеджеры» 2004 ― Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы Мөслим районының мактаулы гражданыПочетные граждане Муслюмовского района 2015 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены 2015 ― II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале «Фидакарь хезмәт өчен» медале 2020 ― Илдар Юзеев исемендәге премия ― «Мәйдан» журналы үсешенә зур өлеш кертүе өченРизидә Рәхмәтуллина. Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге оешуга 40 ел тулу уңаеннан әдәбият бәйрәме узды. «Көмеш кыңгырау», 28.02.2020 2024 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале 2025 ― «РФ агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» Поздравляем! vk.com
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Сәвия, балалар поликлиникасы шәфкать туташы. Улы Эдуард, «Чаллы икмәге» идарә итү компаниясенең генераль директоры; оныклары Династия хлебозаводчиков. Челны ЛТД, 15.06.2010.
Искәрмәләр
Әдәбият Флүр Баһаутдинов. Гомер юллары / Мөслим балалары. Күренекле райондашларыбыз турында язмалар. К.: «Идел-Пресс», 2006. ― Б.272. ISBN 5-85247-005-4 Мәкаләләр Ризидә Камалова. Рафаэль Юнысов: «Түбәң күккә тисә дә, аягың җирдә булыр». “Мәйдан”, 2025 ел, февраль. ― Б.123-126.
Сылтамалар Юнусов Рафаэль Сулейманович генеральный директор АО «Челны-Хлеб». «Бизнес Online» Юнусов Рафаэль Сулейманович. Татцентр.ру
Төркем:Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Яр Чаллының шәрәфле ватандашлары Төркем:Мөслим районының мактаулы гражданнары Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Төркем:Илдар Юзеев премиясе лауреатлары Төркем:Хәйриячеләр Төркем:Россия Федерациясенең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәрләре