Луи́ Карава́к; ; . (шулай ук Каравакк; ., Людовик Каравак, Люи Каравак; ; 1684 елның 31 январе, Марсель, Франция Корольлеге — 1754 елның 9 (20) июне яки 1754 елның 15 (26) июне, башка мәгълүмат буенча 1752, Санкт-Петербург, Россия империясе) —тормышының зур өлешен Россиядә эшләгән француз живописецы (шул исәптән миниатюрист). Өч Россия монархының: Петр Бөек, Анна Иоанновнаның һәм Елизавета Петровнаның сарай яны рәссамы; XVIII гасыр беренче яртысының француз россикасы иң әһәмиятле вәкилләренең берсе.
Тәрҗемәи хәле Луи Каравак 1684 елның 31 январендә Марсельдә кораблар росписендә махсуслашкан рәссам-декоратор гаиләсендә туганЕвропа музейларында Каравак гаиләсе вәкилләре башкарган корабларның сынчылык җиһазланышы детальләрен күреп була можно увидеть . 1695 елда Караваклар гаиләсенең вәкиле Марсельнең баш архитекторы булган. Әтисе эзләреннән барып Марсельнең галералар Арсеналында эшләргә барган. Сынчылар Жан Батист һәм Жозефның ир туганы.
1715 елда Парижда портретлары белән Жан (Иван) Лефортның игътибарын җәлеп итте, аның белән Россиядә рус өйрәнчекләрен өйрәтү өстәмә бурычы белән өч ел живописец сыйфатында эшләү турында контракт имзалаган.1716 елдан бирле Россиядә эшләгән. 1718 елдан алып Корылмалардан Канцелярия ведомствосында торган, анда рус өйрәнчекләре булган. Аңа кадәр Петербург губерна канцеляриясендә торган. 1722 елда Петр I-нең Әстерханга юлдашы булган, анда аның портретын ясаган (гравюралардан мәгълүм). Бу патша хөкеме дәверендә елына 500 сум алган.
Василий утравында Меншиков сараенда, 1722 елда Пётр I бүләк иткән үз йортында яшәгән. Также жил в Москве.
Анна Иоанновна вакытында «живопись эшенең беренче сарай яны остасы» итеп билгеләнгән булган (башта 1500 сум оклад белән, аннан соң – елына 2000 сум оклад белән), аның таҗ кию портретын башкарган таҗ кию тантанасы оформлениесендә катнашкан. Гофмалер сыйфатында Каравак Анна Леопольдовна хөкеме вакытында да, Елизавета Петровна вакытында да булган. Елизаветаның яңа императрица сыйфатында рәсми «апробирланган» сурәте авторы булган. 1743 елның маенда аңа җаваплы заказ бирелгән булган – чит илләрдә Россия илчелекләре өчен Елизавета Петровнаның ундүрт (яки сигез) портретын башкарыргаМаркина Л. А. Немецко-русский художественный обмен середины XVIII века — аспект просветительской деятельности // Культура эпохи просвещения: Сб. статей / Российская Академия наук. — М., 1993. С. 143—145.. Участвовал в оформлении и её коронации.
Санкт-Петербургта Сампсоний соборы зиратында күмелгәнСампсониевский собор .
Иҗат
Портретлар Сарай яны рәссамы булган, “рәсем буенча сүлпән, әмма колорит буенча купшы” күпсанлы барокко портретларының авторыБСЭ. Каравак, Луи; Пётр Бөекнең берничә портретын ясаган, алардан гравюралар сакланып калган; царевналар, Екатерина I, Анна Петровна һәм Елизавета Петровна һ. б. портретларын ясаган.
Замандашлары язганча, ул күренекле рәссам булмаган, әмма Штелин тасвирлавы буенча портретлары искиткеч охшашлык белән аерылып торган. Иң күңелгә хуш килгәннәре булып аның балалар портретлары тора; аеруча Елизавета һәм Петр Петрович портретлары аерылып тора, аларның кечкенә бала тәннәре антиклыкка буйсына торган XVIII гасыр традицияләре буенча антик илаһлар позаларында ялангач итеп ясалган.
«Император Пётр I портреты» (1717, ГРМ)
«Император Пётр I портреты» (1720-енче еллар, ФА Президиумы, Мәскәү)
«Бөек Пётр портреты» (як.1725-1730, шәхси туплама, Россия)
«Пётр I» (шурадаш кораблар белән диңгез фонында; 1716 (?), Үзәк хәрби-диңгез музее, Петербург) (?)
«Екатерина I-нең пеньюарда портреты», ГРМ
Пётр балалары:
«Цесаревналар Анна һәм Елизавета Петровна портретлары», 1717, ГРМ
«Царевна Елизавета Петровнаның балачагында портреты», 1710-енче елларның 2-нче яртысы, ГРМ — киләсе императрица ялангач итеп антик Флора алиһәсе позасында сурәтләнгән. Бу картинаның шулай ук Рус музеенда сакланган икенче юрамасы да сакланып калган
«Царевич Пётр Петровичның Купидон образында портреты», 1716, Эрмитаж
«Цесаревна Наталья Петровнаның портреты», 1722, ГРМ
«Царевна Анна Петровнаның портреты», 1725, ГТГ
«Царевна Анна Петровнаның портреты», Тропинин музее
«Елизавета Петровнаның ир-ат костюмында портреты»
«Малайның сунарчы костюмында портреты» (Фараз ителгәнчә Пётр II яки Елизавета Петровна)
Пётр оныклары:
«Петр Алексеевич һәм аның кыз туганы Наталья Алексеевна Аполлон һәм Диана кыяфәтендә», 1722, ГРМ
башкасы:
«Императрица Анна Иоанновнаның портреты», 1730
«Бөек княгиня Екатерина Алексеевна портреты», 1745
Баталь жанр һәм иконопись баталь жанрында да эшләгән (Төньяк сугыш эпизодлары: «Полтава баталиясе» (1718), «Нотебургны алу» (1721), һ. б; Екатерина I-нең Җәйге бакчада сарае өчен баталь жанрда рәт картина.
«Полтава баталиясе», 1718, Эрмитаж
Иконопись: православ чиркәүләр өчен иконалар ясаган беренче чит ил рәссамнарының берсе (Сарскойда Благовещение чиркәве, 1724; Кышкы сарай чиркәве, 1725; Исакий чиркәве, 1725; Невскийда Богородица Тууы, 1747) — инде императрица Елизавета заказы буенча.
Декоратив эшләр Декоратив эшләр: патша резиденциңяләре өчен плафоннар, росписьләр, шпалералар өчен картоннар, чигүләр һәм истәлек медальләр һәм тиеннәр өчен рәсемнәр (императрица Анна Иоановна күмүенә медаль (1740, Иоанн VI Антонович портреты белән көмеш сум, 1740 һәм 1741). Вакытлыча триумфаль аркалар бизәгән, бәйрәм проектларын төзегән. Каравакның әсәрләренең бу төркеменнән бик азы сакланып калган, күбесенчә рокайль манерасында:
Монплезирның Көнбатыш галереясенең плафонының росписьларының өлеше (Петергоф)
Кош келәте - Вольеры чатыр плафонының декоратив живописе (Петергоф)
Каравак мәктәбе Аның өйрәнчекләре арасында Иван Вишняков, Алексей Антропов, Михаил Захаров булган. Ул Россиядә беренче булып, чит ил академияләре өлгесе буенча ялангач натурадан уку-укыту рәсем ясавын һәм борынгы осталарның өлгеләреннән күчермәләр ясауны керткән.
Галерея
Искәрмәләр
Әдәбият
Беренчел чыганаклар
Иҗаты һәм тормышы тасвирламасы
Күргәзмә каталогы
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр
Сылтамалар
Картины Луи Каравака на artclassic.edu.ru
Три портрета на scholarsresource.com
Каравак в артциклопедии
Биография на сайте биография.ру
Төркем:Рәссамнар