Бәрле (рус. Бирля) — Татарстан Республикасы Кайбыч районы аша ага торган елгаларның берсе. Елга башы Зур Подберезье авылыннан 3 км көньяктарак, тамагы Борындык авылыннан 2 км төньяктарак.

Озынлыгы — 48 км. Бассейн мәйданы — 385 км².

Бәрле елгасы — ТРның табигать истәлеге (1978) булып тора..

Елганың уртача киңлеге 8-10 метр булса, тирәнлеге — якынча бары 0,5-1 метр чамасы гына, агым тизлеге — 0,2 — 0,3 м/с. Бәрле арысы 12 кушылдыкка ия. Елга аз сулы булганлыктан хуҗалык эшләрендә кулланылмый диярлек.

Этимология Исеме «бүре» һәм «иле» сүзләренең кушылуыннан яки фин-угырчадан «берлинга» — колмак дигәннән килеп чыккан«Туган җирем — Кайбычым», Казан: Идел-пресс,2007.- 580 бит..

Географик мәгълүмәт Кайбыч районы аша агып, Борындык авылы янында Зөя елгасына коя. Елганың башы Зур Подберезье авылыннан көньяктарак урнашкан. Бәрле елгасының 2 дән алып 17 км га кадәр озынлыктагы 12 кушылдыгы бар, иң зурысы — Бәрле елгасы (уң кушылдык). Гомуми минеральләшүе язын 100—200 мг/л, кышын һәм җәен 500—600 мг/л. Бәрле бассейнында гомуми күләме 2 млн м³ булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла. Корноухово авылыннан Иске Чәчкаб авылына кадәрге участокта елга Кайбыч аучылык тыюлыгы территориясеннән ага.

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ.

Төркем:Кайбыч районы елгалары Төркем:Татарстан табигый һәйкәлләре