Биргу ( яки ) — Мальтадагы зур булмаган шәһәр. 2005 елгы җанисәп буенча шәһәрдә 2701 кеше яши. Диңгездән шәһәргә Сант-Анджело форты, ә көньяк-көнбатыштан Коспикуа шәһәре тоташа.
Тарих Биргу тарихы утрауның хәрби-диңгез һәм сәүдә эшчәнлеге вакыйгаларын үз эченә ала. Валлетта килеп чыкканчы, Бөек гаваньда уңышлы урнашу сәбәпле, Биргу Мальтаның төп стратегик шәһәре булган, анда төп хәрби көчләр тупланган. Аның үсешенә һәм чәчәк атуына күп халыклар, шул исәптән финикиялеләр, юнаннар, римлылар, византиялеләр, гарәпләр, шулай ук Мальта ордены рыцарьлары ярдәм иткән.
1530 елда, утрауга госпитальерлар килгәч, Биргу аларның башкаласы була, чөнки утрауның эчендә булган элеккеге башкала Мдина хәрби-диңгез таләпләренә туры килмәгән. Шуннан соң ук алар Сант-Анджело фортын, Биргу шәһәрен һәм аңа якын тагын ике шәһәрне ныгыту буенча чаралар эшләрен уздыралар. Ул вакытта шәһәргә Читта Коттонера () исеме бирелә, ул вакытлар узу белән шәһәргә якын бөтен төбәк атамасы да була.
Госпитальерлар һәм төрекләр арасындагы сугыш дәвамында Биргу дошман һөҗүменә каршы торып, бер тапкыр да төрекләр тарафыннан басып алынмаган. Шулай да сугыш шәһәрне хәлсезләндерә һәм сугыш тәмамлангач, госпитальерлар орденының Бөек магистры Бөек гаваньның аръягында Валлетта исеме бирелгән тагын да ныгытылган яңа шәһәр төзергә карар кыла. Камау өзгәннән соң госпитальерлар Биргуга яңа исем бирәләр — Читта Витториоза (), итальянчадан тәрҗемә иткәндә җиңүче шәһәр дигәнне аңлата. 1571 елда, Бөек магистр резиденциясе яңа башкалага күчерелгәч, Биргу үзенең әһәмиятен югалта.
1800 елда утрау хуҗасы булган Бөекбритания Биргуда үзенең хәрби-диңгез базасын урнаштырган, ул анда 1979 елга кадәр калган.
Шәһәр хәзер дә ныгытылган шәһәр диварлары белән әйләндереп алынган, ә туристларны Инквизиторлар сарае һәм Сант-Анджело форты җәлеп итә, анда беркадәр вакыт дәвамында Караваджоны сак астында тотканнар.
Биргу һәм аңа якын урнашкан Коспикуа һәм Сенглея шәһәрләре Коттонера () төбәген барлыкка китерәләр, ул көньяктан Бөек гаваньны уратып ала һәм аларның гомуми халкы 5642 кеше тәшкил итә.
Биргуда демография
1901: 6093 кеше 1921: 5887 кеше 1931: 6673 кеше 1948: 3816 кеше 1957: 4242 кеше 1967: 4017 кеше 1985: 3572 кеше 1995: 3069 кеше 2005: 2701 кеше.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шәһәр сайты Праздник св. Лаврения Праздник св. Доминика в Биргу Төркем:Мальта шәһәрләре Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар