Атауллин Талха Атаулла улы (1901 — 16 декабрь 1942 ел) — 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясе яугире.
Биографиясе Талха Атаулла улы Атауллин 1901 елда хәзерге Әбҗәлил районы Күсем авылында туган. Троицк шәһәрендәге Рәсүлия мәдрәсәсен тәмамлый.
Талха Атаулла улы Бурангол авылында балалар укыта. Туган авылына кайткач, колхоз рәисе итеп сайлана (беренчесе) һәм 1931 елга кадәр эшли. Ялган гаепләүләр аркасында, 1931 елның 25 маенда кулга алына һәм 58-10, 58-11 статьялары буенча 5 елга хөкем ителә. Башта Архангельск өлкәсенә, соңрак гаиләсе белән Үзбәкстанга (Сырдаръя өлкәсе, Карадарья районы, «Кызыл Эскер» колхозы, Кэдэн кышлагы) җибәрелә. Талха Атаулла улы Атауллин анда 7 ел баш бухгалтер булып эшли.
1940 елда ул туган ягына кайтып «Салават Батыр» колхозында эшли башлый. Паспорт биргәндә хаталы рәвештә фамилиясен Гатауллин дип язалар һәм шул фамилиядә сугышка китә.
112-нче Башкорт кавалерия дивизиясендә Таһир Күсимов полкында кавалерист була. Сталинград янындагы сугышта 1942 елның 16 декабрендә һәлак була. Ростов өлкәсенең Басковский районы Ягодное утары янында 218,9 биеклекнең төньяк-көнчыгышында җирләнгән.
1989 елның 29 июнендә аклана.
Сылтамалар
Сайт Память народаАтауллин Талха Атауллович.
Искәрмәләр
Төркем:1942 елда вафатлар Төркем:16 декабрь көнне вафатлар Төркем:Әбҗәлил районында туганнар Төркем:1901 елда туганнар