Кыл Саха — традицион саха музыкасы ансамбле. Ансамбль бөтенроссия һәм халыкара музыкаль проектларда даими рәвештә чыгышлар ясый, Россия, Казакъстан һәм башка илләрнең танылган сәхнәләрендә музыка башкаруы билгеле.

Тасвирлама «Кыл Саха» традицион саха музыкасы ансамбле 2014 елда оештырылган. Җитәкчесе — Анна Томская. Коллектив саха музыкасын популярлаштыра, «дәгәрән» дип исемләнгән традицион яңгырашын саклый. «Дәгәрән» (Дэгэрэн) — төгәл метрик үлчәмле саха җырлау стиле. Ансамбль репертуарында саха халкы музыкасы, мантра музыкасы, саха композиторлары әсәрләренең күчермәләре, саха халкының «Олонхо» героик эпосы тавышландыру өчен музыка бар.

"Кыл Саха"ның барлык кыллы-сызгычлы уен кораллары ансамбльнең остасы һәм солисты Руслан Габышев тарафыннан эшләнгән. Ул ат ялыннан «кылыһах» дигән үзенчәлекле саха кыллы-сузыклы инструментының яңа төрен торгыза, саха халкының онытылган һәм 50 елдан артык эзләнгән милли, уникаль тавышын таба.

Кайбер чыгышларда Р. Габышев «төньяк» күзлеген кия. Борынгыдан шундый күзлекләр ак кардан һәм якты кояштан саклау максаты белән кулланылган. Күзлекләр төрле материаллардан эшләнгән: болары күннән ясалган, өстәрәк ярык-полосалы юка бакыр пластинка урнаштырылган, шуның аша карыйлар да.

Ансамбльнең музыка кораллары

Кыл — кыллы-сызгычлы музыка коралы, кылкубызның туганы. Хомус — чиртмә-телле музыка коралы, кубызның туганы. Ох-Кыл — музыкаль җәя. Таҥсыр — кыллы-чиртмә музыка коралы, саха думбырасы. Айаан — элек сунарчылыкта кулланылган алдавыч сыбызгы. Дүҥүр — бәрмә музыка коралы, саха дөңгере. Дьаҕа (Җага) — бәрмә музыка коралы, буш агач шалтыравык. Хобо — музыкаль агач тартмачык. Хабардьа (хабарҗа) — саха маракаслары.

Искәрмәләр

Төркем:Музыка оешмалары Төркем:Саха Республикасының атказанган артистлары