Мир Араб мәдрәсәсеАхмадуллин В. А. Деятельность партийно-государственного аппарата СССР и Духовных управлений мусульман по созданию системы исламского образования на территории Советского Союза (середина 1940-х — конец 1950 гг.) // Вестник ВЭГУ. — 2013. — № 6. — С. 125., «Мир-Гарәп» (Гарәп милке) мәдрәсәсе (, , ) ― Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә урнашкан XVI гасырның Ислам мәгариф, рухи-агарту һәм мемориаль-дини корылмасы. архитектура ансамбленың бер өлеше (Кәлән манарасы һәм Әлим-хан мәдрәсәсе белән бердәм архитектура ансамбле тәшкил итә). 1993 елда Бохараның башка истәлекле урыннары белән Үзбәкстандагы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.

Тарих Мәдрәсә XVI гасырда үзбәк Шәйбән идарә иткән чорда нигезләнгән. Ул Бохара ханлыгының эре дини үзәкләренең берсе булган. 1920 елда Бохараны Кызыл Гаскәр яулап алгач, мәдрәсә ташландык хәлдә калган, 1920-еллар ахырында ябылган; руханилар репрессияләнгән. Яңадан мәдрәсә 1946 елда гына Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех инициативасы белән ачылган һәм 1989 елга кадәр СССР территориясендә бердәнбер гамәлдәге мәдрәсә булып калган (1956―1961 елларда Советлар Союзында Ташкентта тагын бер мәдрәсә булган).

Советларга кадәрге чор Мәдрәсәне тарикате шәехе Сәйид Абдулла әл-Йәмани Хадрамаути (Бохара хакиме рухи остазыКөчкунҗи хан һәм Абу-Сәид хан вакытында Мавараэннәһернең фактик хакиме. 1533―1540 елларда ― Бохара ханлыгы ханы һәм Мавараэннәһер халкының дәүләте белән көрәше илһамчысы) төзегән дип фаразлана. Мәдрәсә төзелә башлауның төгәл датасы бүгенге көндә бәхәсле. Әүвәл бина төзелеше 1530―1535/1536 елларда башкарылган дигән фикер өстенлек иткән. Хәзерге вакытта билгеле булганча, мәдрәсә 1512 елда Гиждуван янындагы сугышта шәйбаниләр гаскәренең Сәфәвиләр шаһы Исмәгыйль I гаскәрләрен җиңүе уңаеннан төзелгән. Шулай ук билгеле булганча, соңгы төзелеш эшләре Убайдулла хан 3000 Иран әсирен коллыкка сатудан алган акчага башкарылган. Хәзерге исемен мәдрәсә нигез салучысы үлгәннән соң алган.

Нигез салынганнан алып 1920-еллар башында ябылганга кадәр мәдрәсә Урта Азиянең иң абруйлы мәгариф учреждениеләренең берсе булган. Анда күп кенә танылган галимнәр укыткан, алар арасында , Исохон Ширинхуҗаев, Сәет Баһадирхан һ.б. бар.

Мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында Уфадагы Ырынбур мөселман диния нәзарәтенең беренче мөфтие Мөхәммәтҗан Хөсәенов, Россия мөселманнарының беренче сайланган мөфтие Галимҗан Баруди һ.б. булган.

Советлар чоры 1920―1930 елларда СССРда бөтен мәдрәсәләр ябылган. 1945 елда хөкүмәт органнары белән озак сөйләшүләрдән соң Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте () рәисе мөфти Урта Азиядә Ислам буенча белем алуны яңартуга ирешкән. 1946 елда мәдрәсә ачылган. 1947 елның 1 июненә мәдрәсәдә 26 шәкерт һәм 3 мөгаллим булганАхмадуллин В. А. Деятельность органов государственного управления СССР по недопущению создания легальной системы исламского образования в Закавказье (1944—1965 гг.) // Научно-информационный журнал Армия и общество. — 2015. — № 4 (47). — С. 38..

Әлеге мәдрәсә 1946―1956 елларда һәм 1961―1989 елларда СССРда бердәнбер мөселман урта уку йорты булган.

Мәдрәсәдә уку вакыты 9 ел тәшкил иткән, уку ике баскычка бүленгән. Урта дөньяви белемле абитуриентлар өчен уку срогы 4 ел тәшкил иткәнАхмадуллин В. А. Деятельность партийно-государственного аппарата СССР и Духовных управлений мусульман по созданию системы исламского образования на территории Советского Союза (середина 1940-х — конец 1950 гг.) // Вестник ВЭГУ. — 2013. — № 6. — С. 121.. Укыту программасы Дини оешмалар эшләре буенча Совет белән килештерелгән һәм өч өлешкә бүленгән: дини предметлар (тәҗвид, хәдисләр, ислам тарихы). Аларга уку вакытының 30% ка якыны бирелгән; дөньяви фәннәр (СССР халыклары тарихы, СССР Конституциясе, рус теле, физкультура һәм башкалар); комплекслы характердагы предметлар (гарәп һәм фарсы телләре һәм башкалар).

Мәдрәсә шәкертләре аена 35 сум күләмендә стипендия (1962 елга) һәм кием-салым алган, атнага бер тапкыр мәдрәсә хисабына кинотеатрга барган, мәдрәсә тулай торагында яшәгәнАхмадуллин В. А. Особенности советской двухуровневой подготовки исламских кадров: опыт и уроки // Ислам в современном мире: внутригосударственный и международно-политический аспекты. — 2015. — Т. 11. — № 2. — С. 156—157.. Шәкертләр саны зур булмаган ― 1963 елга 40 кеше, 1982 елга 86 кешеХалид А. Ислам после коммунизма: Религия и политика в Центральной Азии / Пер.с англ. А. Б. Богдановой. — М.: Новое литературное обозрение, 2010. — С. 159—160.. Чыгарылыш ел саен булмаган һәм берьюлы 10-20 белгеч исәпләнгән.

Төбәкләрдән мәдрәсәгә шәкертләр җибәрүче Диния нәзарәтләре аларның уку бәясен үзләре түләгән (ул 1963 елда елына 500―600 сум тәшкил иткән), моннан тыш уку йортының эшләве өчен акчаны Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте (САДУМ) биргән.

XX гасыр башына мәдрәсә бинасы җитди зыян күргән: аның керү порталының (пештак) тимпаны ишелгән, төп фасадның сул канаты җимерелгән, декорның күп кенә элементлары, шул исәптән Көньяк дәресханәнең исән калган гөмбәзенең зәңгәр скуфьясы да югалган. Реставрация эшләре нәтиҗәсендә мәдрәсә бинасы тулысынча торгызылган. Мәдрәсә тәмамлаучылар Моны да карагыз: :Төркем:Мир-Гарәп мәдрәсәсен тәмамлаучылар Мәдрәсәне Советлар чорында һәм аннан соңгы чорда танылган дин һәм дәүләт эшлеклеләре тәмамлаган: Үзбәкстанның элекке баш мөфтие , Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Азәрбайҗан мөфтие Казакъстан мөфтие Чечня президенты мөфти Әхмәт Кадыйров Россия югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мәдрәсә шәкертләре арасында чит ил кешеләре дә булган. Беренче чит ил шәкерте ― Кытай гражданины Абдукадыр Әминов.

Җитәкчелек Совет чорында мәдрәсә директорлары: Исхакый Башархан-хаҗи (1946 елдан 1948/49 уку елына кадәр); А. Рәсүлев (1948/49 уку елы), өчен Диния нәзарәте тарафыннан вазифасыннан алынган.

Кызыклы факт 2019 елда Бохарада (Үзбәкстан) Мәрҗани укыган «Мир Араб» мәдрәсәсе диварына өч телдә (үзбәк, рус, татар (латин)) язылган истәлек тактасы урнаштырылганРәмис Латыйпов. Мәрҗани — изге Бохара җиренең улы. «Атна яңалыклары», 2019 ел, 1-5 март, 2нче бит.: «1845—1849 елларда «Мир Араб» мәдрәсәсендә мәшһүр татар дин белгече, галим һәм фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән һәм укыган»

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз :Төркем:Мир-Гарәп мәдрәсәсен тәмамлаучылар Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте Үзбәкстан мөселманнары идарәсе

Төркем:Әлифба буенча бөтендөнья мирасы объектлары Төркем:XVI гасырда барлыкка килгәннәр Төркем:Бохара Төркем:Мир Араб мәдрәсәсе Төркем:Үзбәкстан тарихы Төркем:Үзбәкстан мәгарифе