Аскын районы (, ) — Башкортстанның төньяк өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 73 авыл бар, шуларның 58-е татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Аскинский район. Болардан тыш 1 мари һәм 5 рус авылы бар.
Районда татар авыллары: Аскын, Альягыш, Арбаш, Әвәдәй, Әмир, Базанчат, Башкортстан, Билгеш, Вашъязы, Гөмбә, Дәүләт, Ермаялан, Зирекле Чишмә, Иске Казанчы, Иске Кара, Иске Күчкилде, Иске Мотабаш, Камашады, Каракүл, Карткисәк, Кашка, Каюм, Көбияз, Кучан, Кушкүл, Күнгәк, Күнгәкбаш, Кыйгазы, Кышлау Елга, Мәтәлә, Мотаелга, Олы Елга, Олыкүл, Солтанай, Солтанбәк, Табаскытамак, Ташлыкүл, Төлгезбаш, Төпрәле, Упканкүл, Урманкүл, Урыс Карасы, Үрмияз, Үршәде, Үтәш, Чат (Аскын районы), Чишмәлекүл, Чишмә-Уракай, Чураш, Янкисәк, Яңа Багазы, Яңа Казанчы, Яңа Кара, Яңа Карткисәк, Яңа Күчкилде, Яңа Мотабаш, Яңа Сөеш, Яңавыл, Яубүләк. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
Моннан тыш, район үзәге булган элеккеге урыс авылы Аскында да урыслар 15 % кына калган, Барахаевка, Яңа Борма, Төй, Любимовка, Королево, Шорохово, Петропавловка дигән элеккеге рус, Талог дигән мари авылларында да хәзер татарлар күпчелектә.
Татар авылларында татар теленең бөре, кыйгы, пермь (ирән урынчылыгы) һәм байкыбаш сөйләшләре таралган.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Пермь сөйләшендә Күнгәк авыл советы авылларында (Күнгәк, Күнгәкбаш, Ташлыкүл, Табаскытамак, Чишмәлекүл), бөре сөйләшендә районның көнбатыш өлешендә (Иске Кара, Яңа Кара, Зирекле Чишмә, Янкисәк, Ермаялан, Альягыш, Иске Казанчы, Яңавыл, Урманкүл, Башкортстан, Чат (Аскын районы), Иске Мотабаш, Яңа Мотабаш, Яңа Казанчы, Вашъязы, Кышлау Елга, Базанчат, Олы Елга, Олыкүл, Төлгезбаш, Төпрәле), байкыбаш сөләшендә районның көньяктагы мишәр авылларында (Дәүләт, Кыйгазы, Солтанай, Кушкүл, Яубүләк, Яңа Карткисәк, Яңа Багазы, Каракүл, Кучан, Карткисәк, Арбаш, Упканкүл, Чишмә-Уракай), ә кыйгы сөйләшендә көнчыгыштарак урнашкан калган татар авыллары халкы сөйләшә.
Юкка чыккан татар авыллары: Ахун, Истәк, Яңа Көбияз, Кушкүл, Баргак, Абдал, Яңа Карыш, Хәтмулла, Байкал.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.
Искәрмәләр
Аскын районы *