Ләйлә Зана ( (1961 елның 3 маенда туган) — көрд кеше хокуклары активисты, Төркия парламентының элеккеге әгъзасы (1991—1994, 2011—2018), парламент алдында көрд телендә ант иткән өчен 15 елга төрмәгә хөкем ителә. 1995 елның 9 ноябрендә Европа Парламенты Ләйлә Занага кеше хокуклары буенча Сахаров исемендәге Халыкара премия бирү турында карар кабул итә. Ләкин ул бу премияне бары тик .2024 елда гына ала.

Биографиясе Ләйлә Зана 1961 елның маенда Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Диярбакыр өлкәсенең Сильван шәһәрендә туган. 14 яшендә әти-әнисе аны 1980 елгы хәрби түнтәрелешкә кадәр Диярбакыр шәһәре мэры булган Меһди Занга кияүгә бирәләр. 1991 елда Ләйлә Зана Төркия парламентына сайланган беренче көрд хатын-кызы була. Озак вакытлар Төркиядә көрд телен куллану җинаять дип санала иде. 1990 еллар башында гына ул легальләштерелә, ләкин җәмәгать урыннарында куллануы тыела. Мәсәлән, Ләйлә Зананың Төркия парламентында көрд телендә кыска чыгышы зур җәнҗалга әйләнә һәм соңыннан аны кулга алу өчен сәбәпләрнең берсе була. Депутат антын төрек телендә укып, Зана үз чыгышын көрд телендәге фраза белән тәмамлый. Ләйлә Зана әгъзасы булган Демократик партия тыела. Аннары, 1994 елның мартында, Ләйлә Зана һәм Демократик партиядән тагын сигез парламент әгъзасы, шул исәптән Мәхмүд Алинак, парламент кагылгысызлыгыннан мәхрүм ителә. . Шул елның декабрендә Ләйлә Зана Демократик партиянең өч депутаты — Хатип Дикл, Сәлим Садак һәм Орхан Доган белән бергә хыянәт итеүдә һәм Көрдстан эшчеләре партиясенә әгъза булуда гаепләнеп кулга алына. Зана үз гаебен катгый рәвештә кире кага, җәфалау астында алынган күрсәтмәләр нигезендә Зана һәм аның партиясенең өч әгъзасы 15 елга төрмәгә утыртырга хөкем ителә. Судта ул болай дип белдерәDefiance Under Fire. Leyla Zana: Prisoner of Conscience // Amnesty International USA Magazine:«Мин бернинди гаепләүне дә танымыйм. Әгәр аларның берәрсе дөрес булса, мин тулы җаваплылыкны үз өстемә алыр идем, хәтта бу миңа гомерем кыйммәтенә төшсә дә. Мин демократияне, кеше хокукларын һәм милләтләр арасындагы туганлыкны якладым һәм соңгы сулышыма кадәр шулай эшләячәкмен.»"Халыкара амнистия" оешмасы Ләйлә Занананы вөҗдан тоткыны дип таный. 1994 елда аңа Рафто премиясе бирелә, ә 1995 елда Европа Парламенты аңа А. Д. Сахаров исемендәге премия бирә. Ул Бруно Крайский премиясенә тәкъдим ителә. Төрмәдә утырганда «Төрмәдән язмалар» дип аталган китап яза. 2003 елда Ләйлә Зана эше Югары апелляция судына тапшырылган. Европа Кеше хокуклары суды Төркия суды карарын гаделсез дип тапкан. 2004 елның июнендә Ләйлә Зана һәм аның партия әгъзалары иреккә чыгарыла.

2005 елның гыйнварында Европа Кеше хокуклары суды Төркиягә Демократик партиянең элеккеге әгъзаларына сүз иреге хокукын бозган өчен 9000 евро түләргә куша. 2005 елда Ләйлә Зана Демократик җәмгыять партиясенә (PDO; төрекчә: Demokratik Toplum Partisi, DTP) кушыла һәм сәяси эшчәнлеген дәвам итә.

2008 елның 10 апрелендә Диярбакыр шәһәр суды Ләйлә Зананы «террорчылык пропагандасы» таратуда гаепләп, ике елга иректән мәхрүм итә. 2007 елда сәяси митинг вакытында, Төркия парламентының элеккеге әгъзасы әйтүенчә, курдларның 3 лидеры бар: Көрдстан өлкәсенең 1нче Президенты Мәсуд Барзани, Иракның 6нчы президенты Җәләл Талабани һәм Көрдстан эшчеләр партиясенең төрмәдәге лидеры Абдуллаһ Өҗалан («террорчылык пропагандасы» таратуда гаепләнә)

11 декабрь 2009 елда Төркия>нең конституция суды Демократик җәмгыять партиясен тыю турында карар кабул итә — төрек судьялары фикеренчә, ДҖП Көрдистан эшчеләр партиясе белән бәйләнешләре аркасында дәүләтнең милли иминлегенә хәвеф тудыра.

2010 елның 8 апрелендә Төркия суды Ләйлә Зананы «террористик пропаганда таратуда» гаепләп өч елга төрмәгә утыртырга хөкем итә. . Соңрак ул парламентка бәйсез депутат буларак (2011 елда) һәм Тынычлык һәм Демократия партиясеннән Халык-Демократик партиясеннән сайлана. 2018 елның 11 гыйнварында, парламентның 212 нче сессиясендә, 2016 елның ноябреннән бирле кабат төрмәдә утыргач, ул рәсми сәбәпләр аркасында депутатлык мандатыннан мәхрүм ителә.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Сахаров исемендәге премия лауреатлары Төркем:Төркиядә туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1961 елда туганнар Төркем:3 май көнне туганнар Төркем:Төркиянең хатын-кызлар-сәясәтчеләре Төркем:Төркиядә кеше хокуклары Төркем:Төркиянең хокук яклаучылары Төркем:Хатын-кыз сәясәтчеләр