Артём Айдинов һәйкәле () — 1975 елда Казанның Яңа Савин районында ачылган һәйкәл (бюст).

1965 елның 6 декабрендә Казан урамында хулиганар кулыннан һәлак булган Артём Айдинов (1947-1965) истәлегенә багышлана. Батыр исеме бирелгән 71нче мәктәп бакчасында (Волгоград урамы, 39 А) урнашкан. Скульптор – В.И. Рогожин, архитектор — Р.Б. Нурмөхәммәтов.

Һәйкәл-бюст мәрмәрдән эшләнгән, биек пьедесталга куелган. Таш багананың үзәгендә батырның исеме-фамилиясе язылган табличка беркетелгән, аннан астарак Артём Айдиновның батырлыгын сурәтләгән тагын бер табличка урнаштырылган.

Искәрмәләр

Чыганаклар Памятник Артему Айдинову. RuTraveller Памятник Артему Айдинову. Культурный дневник школьника Памятник Артему Айдинову. tourister.ru

Сылтамалар

Моны да карагыз Артём Айдинов урамы Артём Айдинов

Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Казан һәйкәлләре