Лилия Котдус кызы Хисмәтова (Галимуллина) (; 1980 елның 2 гыйнвары, Кукмара районы Туембаш авылы) — филология фәннәре кандидаты (2009), татар әдәбиятыннан мәктәп дәреслекләре, монографияләр һәм фәнни мәкаләләр авторы. «Мәгариф» журналының баш мөхәррир урынбасары, «Школа компетенций» («Компетенцияләр мәктәбе») автоном коммерцияле булмаган оешмасына нигез салучы һәм җитәкчесе.
Тормыш юлы Лилия Хисмәтова (Галимуллина) 1980 елның 2 гыйнварында Татарстан АССРның Кукмара районы Туембаш авылында туган. 1982 елда гаиләләре Әлмәт районының Чупай авылына күчеп урнаша, анда ул урта мәктәпне тәмамлый.
1997—2002 елларда Казан дәүләт педагогика университетының филология факультетында белем ала, «татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча университетны кызыл диплом белән тәмамлый, шулай ук, КДПУның мәктәпләр өчен җитәкче педагогик кадрлар резеервын әзерләү факультетын уңышлы тәмамлый. 2002—2006 елларда Казан дәүләт педагогика университетының аспирантурасында белем ала, 2009 елда филология фәннәре докторы Фоат Галимулла улы Галимуллин җитәкчелегендә филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен алу өчен диссертация яклый. 2024 елдан Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының магистратурасында белем ала. Педагогик эшчәнлекне 2001 елда ук башлый — университетның 5 курсында Казан шәһәренең 50 нче номерлы һөнәри лицеенда татар теле һәм әдәбиятын укыта башлый. 2001-2007 елларда лицейның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын башкара. 2007—2015 еллар — Казан шәһәренең 19 нчы номерлы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 2015—2018 елларда — Казан шәһәренең 179 нчы номерлы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм уку эшләре буенча директор урынбасары. Әлеге вазифада эшләгәндә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен ел саен үткәрелә торган шәһәркүләм «Габдрахман Әпсәләмов укулары» фәнни-гамәли конференциясен оештыру тәкъдиме белән чыга һәм оештыруда катнаша. 2018—2025 елларда — «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесендә эшли: 2018—2020 елларда — Методик эшләрне үстерү бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, 2020—2021 елларда — Социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты, 2021—2025 елларда — Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге мөдире. 2025 елдан — «Мәгариф» журналының баш мөхәррир урынбасары.
2023 елда «Школа компетенций» («Компетенцияләр мәктәбе») автоном коммерцияле булмаган оешмасына нигез сала һәм җитәкли башлый. Шулай ук, «Балама» иҗади студиясен җитәкли һәм «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасының Попечительләр Советы әгъзасы булып тора.
Фәнни һәм педагогик эшчәнлеге Л. К. Хисмәтованың фәнни кызыксынулар өлкәсенә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту теорияләре һәм методикалары, татар әдәбияты теориясе һәм тарихы керә. Лилия Хисмәтова (Галимуллина) — «Мәдинә Маликова иҗаты» (2010) монографиясе, Федераль дәреслекләр исемлегенә кергән укыту-иметодик комплектларның (дәреслекләр, укытучылар өчен методик әсбаплар, эш дәфтәрләре һәм электрон уку әсбапларының) автордашы.
Аның 100 дән артык фәнни һәм фәнни-методик мәкаләләре бар, ул — белем бирү программаларының, шул исәптән «Гомуми педагогика, педагогика һәм мәгариф тарихы» белгечлеге буенча аспирантурада фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлау әзерләү программасының, кабаттан һөнәри әзерлек һәм квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри белем бирү программаларының автор төзүчесе.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Казан шәһәре мэры стипендиаты (2001) «Үсеп килгән буынны укыту һәм тәрбияләү» номинациясендә «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме — 2011» «Укытучы-эзләнүче» гранты (2011) «Безнең иң яхшы укытучы» гранты (2012, 2013) «Мәгариф» илкүләм өстенлекле проекты кысаларында Татарстан Республикасының иң яхшы укытучылары бәйгесе җиңүчесе (2013, 2014) «Укытучы-оста» гранты (2016) «Мактаулы остаз» Татарстан Республикасының күкрәк тамгасы (2022) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2022) Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы (2025)
Библиография Монография «Мәдинә Маликова иҗаты» (2010)
Дәреслекләр һәм укыту-методик комплектлар «Татар теле», 3 сыйныф (Ф. Ф. Харисов, Г. Р. Шакирова, Р. К. Сәгъдиева белән бергә авторлыкта), 2013 «Татар әдәбияты», 5 сыйныф (А. Р. Мотыгуллина, Р. Г. Ханнанов белән бергә авторлыкта), 2014 «Татар әдәбияты», 6 сыйныф (Ф. Г. Галимуллин, Л. М. Гыйззәтуллина белән бергә авторлыкта), 2015 «Татар әдәбияты», 7 сыйныф (Д. М. Абдуллина, Ф. Х. Җәүһәрова белән бергә авторлыкта), 2014 «Татар әдәбияты», 8 сыйныф (З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева белән бергә авторлыкта), 2016 «Татар әдәбияты», 9 сыйныф (З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева белән бергә авторлыкта), 2016 «Татар әдәбияты», 10 сыйныф (Ф. Г. Галимуллин, Л. И. Минһаҗева белән бергә авторлыкта), 2016 «Татар әдәбияты», 11 сыйныф (Ф. Г. Галимуллин, Л. И. Минһаҗева, Л. М. Гыйззәтуллина белән бергә авторлыкта), 2016
Методик әсбаплар «Аспирантура: вступительные испытания и подготовка к ним» (А. И. Сәгъдиева белән бергә авторлыкта), 2025 Методическое пособие по организации работы аспирантов: руководство для научных руководителей и аспирантов / төзүче: Л. К. Хисмәтова, Р. Р. Хәсбиуллина. — Казан: ИРО РТ, 2024. — 52 бит. Правильно оформляю проект, методическое пособие для студентов и школьников / авт.-төзүче: Л. К. Хисмәтова — Казан, «Школа компетенций» АКБО, 2024. — 36 бит. «Практика организации инновационной и проектной деятельности педагогов общеобразовательных организаций с учетом обновленного ФГОС» (Р. Р. Науметова белән бергә авторлыкта), 2023 Учебно-методическое пособие по вопросам формирования и функционирования цифровой образовательной среды / авт.-төзүче: Л. К. Хисмәтова, Г. А. Зияева, Н. Н. Исланова, Р. Р. Науметова, М. А. Зәйнуллин. — Казан: ИРО РТ, 2022. «Исследовательская деятельность и креативный потенциал учительских сообществ», межрегиональная методическая конференция (29 октября 2022 года) Материалы межрегиональной методической конференции. — Казан: ИРО РТ; Апас, 2022. «Методическое пособие по проблемам формирования функциональной грамотности» (Р. Р. Науметова белән бергә авторлыкта), 2022 «Пособие по подготовке к государственной (итоговой) аттестации для русскоязычных учащихся 9-х классов» (К. С. Фәтхуллова, Э. Н. Денмухамметова белән бергә авторлыкта), 2014, 2016 Методическое пособие для учителей УМК «Татарча да яхшы бел» 8 класс (В. А. Яковлева, Ф. С. Фаизова белән бергә авторлыкта), 2010
Сылтамалар Әлмәт энциклопедиясе (рус телендә) «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы «Компетенцияләр мәктәбе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы «nsportal.ru» мәгариф социаль челтәре