Тамара Акулова, Тамара Василий кызы Акулова (, 1957 елның 25 марты, Воронеж өлкәсе, Яңа Усман) — РФ кино һәм театр актрисасы, педагог, РФ атказанган артисты (2005). Кырыклап фильмда уйнаган.
Тәрҗемәи хәле 1957 елның 25 мартында Воронеж өлкәсендә «РФнең иң зур авылы» Яңа Усман авылында туган. Әнисе сәүдә өлкәсендә, әтисе почта җитәкчесе булып эшләгән. Кечкенәдән һәвәскәрләр куйган спектакльләрдә катнаша. 1974 елда Воронеж технология институтында бер ел укыгач, 1975 елда зур конкурсны (бер урынга 380 гариза) үтеп, ВГИКка күчә, актерлык факультетында (Сергей Бондарчук, Ирина Скобцева остаханәсе) укый. 1981 елдан Максим Горький исемендәге киностудия актрисасы. «Бәхетсез Маша» () фильмында баш рольдә уйнарга чакыралар. Кинорежиссер Сергей Тарасовның «Мактаулы рыцарь Айвенго турында баллада» () фильмында уйнау танылу китерә. «Капитан Грантны эзләгәндә» (), «Якшәмбедә килүче әти» () фильмнарында уйный. 1990 еллардагы кризис вакытында кинода төшүдән туктап, шәхси уку йортларында актерлык осталыгыннан укыта.
Хәзерге вакытта ВГИКның актерлык факультетында актерлык осталыгы кафедрасында (А. Я. Михайлов остаханәсе) укытаТамара Акулова. ВГИК рәсми сайты.
Гаилә хәле I ире (1976-1980 елларда) — балетмейстер Юрий Шерлинг (1944), яһүд. Кызлары Анна (1980), актриса. II ире — режиссер Эльёр Ишмухамедов (1942) үзбәк. Уллары Дмитрий (1989)
Әдәбият Мартта кабынган йолдызлар. «Сөембикә», 2017 ел, март, 63нче бит.
Сылтамалар Тамара Акулова. IMDb Татьяна Зайцева. Тамара Акулова: «Коля Еременко все понял правильно». 7дней.ru, 09.05.2012
Искәрмәләр
Төркем:Россия актрисалары Төркем:Россия кино артистлары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:ВГИК тәмамлаучылар Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Педагоглар Төркем:Вуз укытучылары