Зур Тигәнәле туган як музее, Салих Баттал исемендәге Зур Тигәнәле туган як музее () — Татарстанның Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Алексеевск районының В. И. Абрамов исемендәге Туган як музее филиалы. Зур Тигәнәле авылының тарихы, күренекле авыдашлары — өч бертуган Батталовларның язмышы белән таныштыра.

Тарих Музейга 2003 елда нигез салынган. 2003 елның 8 (10) маенда яңа бинада рәсми төстә ачылган.

Музей өчен материаллар җыюда ветеран укытучы Д. Хафизова башлап йөри. Күргәзмәне ТР милли музееның иҗади төркеме бизи. Музейны оештыруда якташлары «Татнефтепродукт» АҖ генераль директоры Ралиф Кәрим улы Зарипов (01.02.1942) спонсорлык ярдәме күрсәтәГеннадий Абрамов. В Больших Тиганах открыт музей трех братьев . «Республика Татарстан», 20.06.2003.

Экспозиция Музей экспонатларының күп өлеше өч бертуган Батталга багышланган: Бөек Ватан сугышында хәрби очучы булган татар язучысы Салих Баттал (Салихҗан Вазыйх улы Батталов, 1905—1995) Салих Баттал (Салихзян Вазыхович Батталов) . Алексеевск районы сайты Моабит төрмәсендә җәзалап үтерелгән җәлилче Абдулла Баттал (Габдулла Вазыйх улы Батталов, 1916—1944) Абдулла Баттал: отстоять доброе имя. Блог М. Черепанова, 1.09.2009 Музыкант-гобойчы ТАССР атказанган артисты (1957) Мөбарәк Вазыйх улы Батталов (1912-?)

Галерея

Сылтамалар Большетиганский краеведческий музей имени Салиха Баттала. tatfrontu.ru

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Алексеевск районы музейлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары Төркем:Әдәби музейлар Төркем:Салих Баттал