Тайдуллаhttps://www.azatliq.org/a/29804336.html (ТайтуглыСелезнев Ю.В. Элита Золотой Орды. – Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. – 232 с. (с 167) ISBN 978-5-9690-0068-1, Тайтуглу Тайдулаhttp://syuyumbike.ru/news/istoriya/khanbiklrebez, мөмкин - Тагай-ТоглуГригорьев А.П., Григорьев В.П. Послание ордынской ханши Тайдулы венецианскому дожу (1359 г.) // Вестн. С.-Петербург, ун-та. 1996. Сер. 2. Вып. 4. С. 18-23.) (? - 1361нче елның язы, яисә 1363 ел аскарак кара) - Нәүрүзбәк һәм Базарчи ханлар заманында Алтын Урданың фактик хакиме. Хаким. Үзбәк ханның (1323−1341), Нәүрүзбәкнең (1360) җәмәгате, Тәнибәк, Җанибәк ханнарның анасы, Бирдебәк ханның, Толымбикә ханбикәнең дәү әнисе.

Тәрҗемәи хәле

Килеп чыгышы Алтын Урданың көнбатыш өлешеннән чыккан. Туу урыны билгеле түгел.

Үзбәк белән никахта Никахлашу датасы билгеле түгел. Билгеле булганча, 1323 елда алар никахта булуы билгеое. Хан Үзбәкнең төп хатыны була.Зайнуддинов Д.Р. Роль женщин в успехах Золотой Орды (по арабским источникам) // Ислам и власть в Золотой Орде. Сборник статей Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2012. с. 249. Ибне Баттута: «Комсызлыгына карамастан ханымны халык арасында да хөрмәт иткәннәр»- дип язган. Алтын Урдада христианнарның яклаучысы була.Пилипчук Я. В. Выбор веры в Дешт-и-Кыпчаке (Существовала ли альтернатива исламу?)// Ислам и власть в Золотой Орде. Сборник статей Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2012. с. 218. Ул Үзбәк хан исән чакта ук шактый хакимияткә ия булган. Тайдуланың Гөлестан шәһәренә хуҗа булуы билгеле.Зайнуддинов Д.Р. Роль женщин в успехах Золотой Орды (по арабским источникам) // Ислам и власть в Золотой Орде. Сборник статей Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2012. с. 250.История татар. Том III. Улус Джучи (Золотая Орда). XIII – середина XV в. Казань: Институт истории АН РТ, 2009. – 1056 с. с. 570. Бу шәһәрнең хәрабәләре "Царево городищеда" урнашкан дигән гипотеза бар.Евстратов И. В. О золотоордынских городах, находившихся на местах Селитренного и Царёвского городищ (опыт использования монетного материала для локализации средневековых городов Поволжья) // Эпоха бронзы и ранний железный век в истории древних племён южнорусских степей. Ч. 2. — Саратов, 1997 б. 88-118 Тайдулланың биләмәсе Тула да булган.Веселовский Н.И. Труды по истории Золотой Орды. Под ред. И.М.Миргалеева. – Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2010. – 192с. (с. 18). ISBN 978-5-9690-0135-0 Мәсәлән, 1340 елда Рим Папасы Бенедикт XII Алтын Урда белән дипломатик бәйләнеш булдырган. Хатта ул аны Төньяк Татар Иленең императрицасы дип атый.Краткая история Золотой Орды и татарских ханств. К 750-летию Золотой Орды. Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ 2019 С. 109 - 112.

Соңрак еллар

Үзбәк үлгәннән соң үзенең кече улы Җанибәккә (билгеләнгән Үзбәк варисы) хакимлеге өчен көрәштә ярдәм итә. Кайбер авторлар язганча, аның олы улы Тинибәк әнисе ярдәме белән үтерелгән. Шул вакыттан аның сәяси әһәмияте тагын да арта. Ул рус кенәзләренә ярлыклар бирә, суд хөкем эшләрен хәл итә, тамга салымы җыя. Ул хәтта Венециан Республикасы дожы белән мөстәкыйль дипломатик язышу алып бара. Бу язышу венециялеләрнең татар сәүдәгәрләрен талауга бәйле була.

Ул Бәрдибәк идарәсенә дә, Көлпә идарәсенә дә сизелерлек йогынты ясый. Аннары ул үзенең яңа ире Нәүрүзбәкне тәхеткә утырта, әмма чын хакимият Тайдулланың үзендә була.История татар. Том III. Улус Джучи (Золотая Орда). XIII – середина XV в. Казань: Институт истории АН РТ, 2009. – 1056 с. с. 697. 1361 елның язында, чираттагы борылыш вакытында, Хызыр хан хакимияткә килә, аның ярдәмчеләр-әмирләре белән бергә үтерелгән.

Үтәмеш-Хаҗи "Чыңгызнамәсендә" вакыйгалар тулырак тасвирланган. Аның нигезендә, Тайдулла Хызыр ханны тәхетенә үзе утырткан, аннары аны тәхеттән төшергән булып чыга. Шуннан соң тәхеткә аның марионеткасы Базарчы хан утыра.Сабитов Ж.М. "Генеалогии Джучидов 13-18 века" Алматы. 2008. б.19-22. Ләкин Хызыр хан, Хәрәзем гаскәренә таянып,Исхаков Д.М. Исторические очерки. – Казань: Изд-во «Фэн» АН РТ, 2009. – 164 c. (с. 41-42) хакимияткә кайта, Базарчы белән Тайдулланы үтерә. Базарчының үлеме һәм Хызыр ханның хакимияткә икенче килүе 1363 елда була.Базарчи // Казахстан. Национальная энциклопедия. — Алматы: Қазақ энциклопедиясы, 2004. — Т. I. — ISBN 9965-9389-9-7. Хәлбуки кайбер тикшеренүчеләр Базарчы ханның чынлык барлыгына шикләнәләр.Сафаргалиев М. Г. Распад Золотой Орды. Мордовское книжное издательство, Саранск, 1960. С. 112.

Экранлаштыру Алексий Бяконт житие буенча төшерелгән "Орда" фильмында Тайдуллага зур игътибар бирелгән. Аның шәхесе нигезендә кыргый дошман рәвеше тудырыла, аның тирәсендә инцест һәм канибализмга ишарәләр тупланган.Жаксылык Сабитов «Урда» кинофильмы һәм тарихи чынбарлык

Әдәбият Григорьев А.П., Григорьев В.П. Послание ордынской ханши Тайдулы венецианскому дожу (1359 г.)// Вестн. С.-Петербург, ун-та. 1996. Сер. 2. Вып. 4. С. 18-23. Зайнуддинов Д.Р. Роль женщин в успехах Золотой Орды (по арабским источникам) // Ислам и власть в Золотой Орде. Сборник статей Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2012. c. 246-264 ISBN 978-5-94981-163-4 Исхаков Д.М. Исторические очерки. – Казань: Изд-во «Фэн» АН РТ, 2009. – 164 c. ISBN 978-5-9690-0109-1 Пилипчук Я. В. Выбор веры в Дешт-и-Кыпчаке (Существовала ли альтернатива исламу?)// Ислам и власть в Золотой Орде. Сборник статей Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2012. с. 203 -232. Сабитов Ж.М.. Генеалогии Джучидов 13-18 века. Алматы. 2008. Селезнев Ю.В. Элита Золотой Орды. – Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. – 232 с. ISBN 978-5-9690-0068-1 История татар. Том III. Улус Джучи (Золотая Орда). XIII – середина XV в. Казань: Институт истории АН РТ, 2009. – 1056 с. Краткая история Золотой Орды и татарских ханств. К 750-летию Золотой Орды. Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ 2019 С. 109

Шулай ук карагыз Толынбәк Сөембикә Нур-Солтан Гәүһәршат Бөек чуалыш

Искәрмәләр

Төркем:1361 елда вафатлар Төркем:Волгоград өлкәсендә вафатлар Төркем:Шәхесләр:Алтын Урда Төркем:Алтын Урда ханбикәләре Төркем:Алтын Урда хакимнәре Төркем:Татар хатын-кыз хакимнәр