Фёдор Кузнецов, Фёдор Александр улы Кузнецов (; 1973 елның 4 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә) ― җырчы, 2000 елдан Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сарае солист-вокалисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2019).
Тәрҗемәи хәле
1973 елның 4 мартында Минзәлә шәһәрендә дүрт балалы музыкаль гаиләдә туган. Әтисе Александр Кузнецов үзлегеннән баянда уйнарга өйрәнгән, теләсә кайсы гармунда да бертөрле виртуозлык белән уйный. Аның дүрт баласы да музыкаль белемгә ия. Унынчы класста Федор яшьтәшләреннән күреп гитарада уйнарга өйрәнгән. Алты кыллы гитарада уйнап, әкрен генә җырлый башлаган. Минзәләдә «Русская песня» конкурсында «Черный ворон» җырын башкарып, беренче урынны алганНаш земляк получил звание заслуженного артиста. Мензелинск онлайн ВКонтакте, 25.12.2019.
1994 елда Казанга килгән һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә укырга кергән. 1999 елда, академияне уңышлы тәмамлап, Чаллы шәһәренә кайтканФёдор Кузнецов Вконтакте.
2000 елдан ― Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сарае солист-вокалисты.
Иҗаты Репертуары жанр һәм стилистик яктан киң һәм күптөрле. Романслар, Совет һәм хәзерге заман композиторлары җырларын, патриотик юнәлештәге вокаль музыканы башкара. Иҗатында рус халык һәм рус эстрадасы җырлары аерым урын алып тора.
Федор Кузнецов концертларында һәм иҗади проектларында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, ТР халык артисты Илсур Сафин, ТР халык артисты Равил Галиев, ТР атказанган артисты Марина Самкова, ТР халык артисты Резеда Шәрәфиева, ТР халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, ТР халык артисты Виталий Агапов, «Болгар» бию театры, «Татарстан» бию ансамбле, «Визит» джаз оркестры, «Капелла» вокаль ансамбле белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Шулай ук Удмурт дәүләт филармониясенең иң яхшы коллективлары: Халыклар Дуслыгы орденлы «Италмас» академия җыр һәм бию ансамбле, «ТАНОК» халык җыры, музыка һәм бию дәүләт ансамбле, «Золотая Мелодия» халык уен кораллары оркестры, Ижевск шәһәре «Трэш-фолк» инструменталь дуэты (Владимир Фирстов, Константин КунгуровКонстантин Кунгуров Вконтакте) белән дә хезмәттәшлек итә.
Республикада һәм аннан читтә уңышлы гастрольләрдә була. Сольный концертлары ел саен Әлмәт, Зәй, Әгерҗе, Норлат, Минзәлә, Алабуга, Чаллы шәһәрләрендә уза. Алабуга шәһәрендә уза торган Бөтенроссия Спас ярминкәсендә сольный концерт программасы белән катнашуы традициягә әверелгәнЧелнинскому вокалисту Федору Кузнецову присвоили звание заслуженного артиста РТ. Управление информационной политики и по связям с общественностью г.Наб. Челны, 24.12.2019.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 ― Яр Чаллы шәһәре хакимиятенең мәдәният һәм сәнгать идарәсенең Рәхмәт хаты ― Яр Чаллы шәһәре мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен 2005 ― Яр Чаллы шәһәренең «Ел солисты» номинациясендә җиңүче 2008 ― Яр Чаллы шәһәре мэрының Мактау грамотасы 2009 ― Яр Чаллы шәһәре мэры премиясе 2013 ― ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы 2018 ― Яр Чаллы шәһәре мэрының Рәхмәт хаты 2018 ― ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе 2019 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты ― музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Федору Кузнецову присвоено звание «Заслуженный артист Республики Татарстан». Мензеля-информ, 25.12.2019
Искәрмәләр
Сылтамалар Федор Кузнецов. «Энергетик» мәдәният сарае Fyodor Kuznetsov, Naberezhnye Chelny. Search Information
Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Чаллы