Бадра Зурабович Гунба (; 1981 елның 14 августы, СССР, Грузия ССР, Абхазия АССР, Сухуми) — абхаз дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2025 елның 2 апреленнән ― Абхазия Республикасы президенты. 2020 елның 22 мартыннан ― Абхазия Республикасы вице-президенты. Икътисад фәннәре кандидаты (2007).
Тәрҗемәи хәле 1981 елның 14 августында Сухуми (хәзер Сухум) шәһәрендә туган. 1998 елда Сухуминың 20нче санлы мәктәбен тәмамлаган.
2003 елда Н. И. Вавилов исемендәге Сарытау дәүләт аграр университетын «бухгалтерлык учеты һәм аудит» белгечлеге буенча тәмамлаган.
2003 елның декабрендә Сарытау шәһәре хакимиятенең финанслар комитетында социаль өлкәне финанслау бүлеге һәм идарә аппаратының әйдәп баручы белгече вазыйфасына кабул ителгән.
2004 елның августыннан 2006 елның февраленә кадәр Сарытауның Октябрь районы финанс бүлегендә төрле вазыйфалар башкарган. 2005 елда III класслы кече муниципаль киңәшче квалификация разряды бирелгән.
2007 елның февралендә Сарытауда «Икътисад һәм халык хуҗалыгы белән идарә итү» белгечлеге буенча «Төбәк азык-төлек базарында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм куллануның уртаклыгын икътисадый җайга салу: Сарытау өлкәсе мисалында» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган.
2007 елның апреленнән июньгә кадәр ― Сарытау шәһәре хакимияте финанс комитетының җыелма-аналитик идарәсенең бердәм планлаштыру секторының әйдәп баручы белгече.
2007 елның сентябреннән 2009 елның 30 гыйнварына кадәр Абхазия Республикасы Министрлар Кабинетының хокукый мәсьәләләр буенча референты булып эшләгән.
2009 елның 30 гыйнварында Абхазия Республикасы мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнгән.
2011 елның 13 октябреннән 2014 елның 15 октябренә кадәр ― Абхазия Республикасы мәдәният министры.
2020 елның 23 мартыннан ― Абхазия Республикасы вице-президенты.
2024 елның 19 ноябреннән 2025 елның 2 мартына кадәр ― Аслан Бжания протестлардан соң отставкага киткәннән соң, Абхазия Республикасы Президенты .
2025 елның 2 мартында Абхазия Президентын 54,73 % тавыш җыеп җиңүгә ирешкән, аның көндәше 41,54 % тавыш җыйган. Сайланган президентның инаугурациясе 2 апрельдә узган.
Шәхси тормышы Өйләнгән, ике бала атасы.
Искәрмәләр
Сылтамалар Гунба Бадра Зурабович Чем известен избранный президент Абхазии Бадра Гунба. ВФокусе Mail
Төркем:Әлифба буенча сәясәтчеләр Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Сарытау дәүләт аграр университетын тәмамлаучылар Төркем:Абхазия сәясәтчеләре Төркем:Абхазия президентлары Төркем:Гамәлдәге дәүләт башлыклары Төркем: Икътисад фәннәре кандидатлары